Логотип Магариф уку
Цитата:

М.Шәймиев укытучыларны әзерләү үзенчәлекләре белән танышты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан федераль университетында булды, анда ул КФУда педагогик белем бирүнең үзенчәлекләре белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәт...

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан федераль университетында булды, анда ул КФУда педагогик белем бирүнең үзенчәлекләре белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Минтимер Шәймиевкә КФУда бер үк вакытта педагогик кадрларны әзерләүнең ике моделе эшли, дип аңлаттылар. Беренчесе, классик, аерым вузда яисә аерым факультетта укытучылар әзерләү белән генә шөгыльләнәләр. Мәсәлән, КФУның Алабуга институты.
Икенчесе, бүленгән әзерлек системасы гамәлгә ашырыла, бу очракта физика, химия һәм башка фәннәрдән педагоглар профильле институтларда укыйлар, мәсәлән, Физика институтында, А.М.Бутлеров исемендәге химия институтында һәм башкаларда.
Минтимер Шәймиев белем бирү процесссындагы яңалыклар һәм укытучылар әзерләү өчен университетта соңгы елларда булдырылган инфраструктура белән танышты.
– Минем студентлар һәм укытучылар белән сөйләшергә мөмкинлегем булды. Традицияләр бар, нигез бар, яхшы кәефле студентлар бар. Без берничә лабораториядә булдык һәм бездә республикабызда заманча белем бирү алымнарын кертә алуыбызга ышаныч барлыкка килде. Күренеп тора, федераль университет, ректорат һәм коллектив укыту базасын халыкара таләпләргә туры килерлек дәрәҗәдә яңарталар, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Гомуми фикерләр буенча, алда бүгенге көндә төп бурыч буенча нәтиҗәле эшләү тора, бу - КФУны тәмамлаучыларның конкрет мәктәпләргә барып җитүе һәм белгечлекләре буенча эшләве.
Фото: tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ