Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча яңа китапханәләр һәм мәдәният йортлары ачылды

2019 елда “Мәдәни мохит” төбәк проекты һәм “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 52 объект файдалануга тапшырылды, ә ел азагына кадәр тагын 9 объектта төзелеш һәм ре...

2019 елда “Мәдәни мохит” төбәк проекты һәм “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 52 объект файдалануга тапшырылды, ә ел азагына кадәр тагын 9 объектта төзелеш һәм ремонт эшләре төгәлләнергә тиеш. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.
Әлмәт, Алексеевск һәм Минзәлә районнарында өч мәдәният йорты төзелеше төгәлләнеп килә. Проектны гамәлгә ашыру ярдәмендә кино карау шартлары да яхшыра, мәсәлән, Алабуга һәм Яңа Чишмәдәге 2 кинозалда, шулай ук Осиново бистәсендәге 4 шәхси залда яңа җиһазлар урнаштырылды.
Моннан тыш, Татарстанда ике модель китапханә пәйда булды, алар Яшел Үзән һәм Кукмара районнарында ачылды. Андый яңа буын китапханәләрдә абунә һәм уку залы гына түгел, ә балалар зонасы, фикер алышулар мәйданчыгы, китаплар алмашу – буккроссинг зонасы да бар. Модель китапханәләрдә тыныч кына аулакта китап уку урыннары булдырылган, заманча мәгълүмати технологияләр файдаланыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ