Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» авторының «Гөлбакча»лы яңа китабы

Нурзия Рәшит кызы Мирхазова исеме безнең «Мәгариф» журналы укучыларына яхшы таныш. Чөнки ул – журналыбызның иң актив авторларыннан берсе: аның сабыйларга тәрбия бирү мәсьәләләрен колачлаган язмалары е...

Нурзия Рәшит кызы Мирхазова исеме безнең «Мәгариф» журналы укучыларына яхшы таныш. Чөнки ул – журналыбызның иң актив авторларыннан берсе: аның сабыйларга тәрбия бирү мәсьәләләрен колачлаган язмалары еш басыла.
Нурзиябез – гади генә тәрбияче түгел, шигъри күңелле остаз, мөгаллимә дә әле ул. Юкка гына республикабызның күпсанлы тәрбиячеләре арасыннан аңа иң беренче булып «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелгәндер дисезме?! Шигъри җанлы тәрбияче дидек. Чыннан да, Нурзия Мирхазова – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, балалар шагыйрәсе. Мөгаллимлек белән шигъриятне бергә үреп алып бару – аның тормыш кыйбласы. Энҗе Мөэминова, Заһирә Гомәрова апалары сыман бала күңелен шигърияте белән дәвалый.
Әле яңа гына Татарстан китап нәшриятында Нурзия Мирхазованың балалар өчен чираттагы китабы дөнья күрде. Данлыклы Мамадыш төбәгендә туып-үскән, Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче Нурзиябезнең бу – унынчы китабы.
Тәрбиячеләр һәм әти-әниләр өчен адресланган бер-бер артлы дөнья күргән методик әсбаплары: «Аналарга мәхәббәт тәрбияләү» (2008), «Минем Ватаным – Татарстан» (2009), «Ана хисе» (2009); «Хыялга канатлар куючы» (2010); «Туган телем – Тукай теле» (2010); «Мин бәхетле гаиләм белән» (2011) бүгенге көндә дә тәрбия һәм белем бирү эшендә киң кулланыла.
2012 елны «Сүз» нәшриятында дөнья күргән «Бүләк» исемле китабы өчен Шәйхи Маннур исемендәге мәртәбәле премиягә лаек дип табылса, 2016 елда республикабызның ике дәүләт телендә нәшер ителгән «Серле рәссам» (Волшебный художник) китабын балалар аеруча үз итте. Берсеннән-берсе гади, тәрбияви шигырьләре аша балаларда кечкенәдән үк әхлакый-патриотик сыйфатлар, өлкәннәргә хөрмәт, туган якка, аның табигатенә җылы караш тудырырга ярдәм итә. Шуңа да балалар татар һәм рус телендәге шигырьләрен бәйрәм кичәләрендә бик тә яратып сөйли. Шул ук вакытта тәрбиячеләр өчен уку елы әйләнәсендә нинди бәйрәмнәр, истәлекле көннәр буласын алдан ук искәртеп тора.
Югары сыйныфларда белем алучы укучылар аның «Уяну» (2015) дип исемләнгән китабын сыйныфтан тыш тәрбияви чараларда кызыксынып укыйлар. Шуңа да фәнни-гамәли конференцияләрдә Нурзия Мирхазованың иҗаты буенча республика күләмендә чыгышлар ясыйлар, шигырьләренең генә түгел, әсәрләренең дә тәрбияви әһәмиятен, иҗади үзенчәлекләрен дәлилләп сөйлиләр, иҗаты буенча төзегән презентацияләрен яклыйлар. Димәк, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга гына түгел, мәктәп укучыларына, көллият студентларына, педагогларга, ата-аналарга да әйтер сүзе, бирер киңәше бар Нурзия Рашит кызының.
Ә инде яңа гына табадан төшкән, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга һәм башлангыч сыйныфта белем алучы балаларга адресланган «Гөлбакча» дип исемләнгән китапның исеме җисеменә туры килә. Матурлыкка омтылган, чәчәкләрне яраткан, тырыш, үзе дә чәчкәдәй сылу, чая кыз – Айзилә турындагы хикәяләр барлык балаларны да табигать мәктәбенә дәшә. Туган якның гүзәллеге тасвирланган мавыктыргыч дәресләр сокланырга гына түгел, хыялланырга, ни дә булса майтарырга, уйлап табарга, хәтта иҗат итәргә этәрә.

Һәркөнне өлкәннәрдән нинди дә булса шәп бүләк көтүче балалар Нурзия Мирхазованың әлеге хикмәтле китабын, әлбәттә, үз итәрләр. Чөнки аны матур итеп, күңелгә хуш килерлек итеп талантлы рәссам Фәридә Ризаева бизәгән.
Яңа китап сезне көтә, танышырга ашыгыгыз, дуслар!

                                              Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ