«Мәгариф. Татар теле»: яңа сан

«Мәгариф» Татар теле журналының сентябрь санында публицист Ирек Нигъмәтинең Буа шәһәрендәге Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясе турындагы “Йөзьяшәр мәктәп” дип аталган язмасы укучыларыбыз игътибарыннан читтә калмас шәт. Чөнки биредә гимназиянең үткәнен дә, бүгенгесен дә күзаллый алабыз. Ә кайсы уку йортының ил, милләт язмышыннан аерылганы бар?

Гимназиядә барлыгы  барлыгы 360 бала укый. Шуларның 42се мөмкинлекләре чикләнгән сабый белем ала. Гимназиядә Татарстан һәм төбәк тарихын, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүгә игътибар зур. Алар һәр баланың шәхес булып җитлегүе өчен “бик тә кирәкле шәйдер”. Шуңа күрә дә автор укучыны иң әүвәл мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музеена алып кереп китә. Ә Буа ягының тарихы илнең теләсә-кайсы төбәгендә яшәгән укучы өчен дә кызыклы. Әйтик, ни өчен гимназиягә татарның шанлы улы Мулланур Вахитов исеме бирелгән? Революционер каһарманның Буа җиренә ни бәйләнеше бар? Бу сорауларның кызыклы җавапларын укучы һичшиксез, журнал сәхифәләреннән эзләп табыр.

Кыскасы, Мулланур Вахитов исемендәге гимназия буш урында юктан барлыкка килгән уку йорты түгел. Буа гимназиясе милләт мәнфәгатьләрен һәрвакыт беренче куйган олуг шәхес, ТАССР ХКС Рәисе Кашшаф Мохтаров эшләгән чорда, 1922 елның 24 июлендә ачылган. Аның 1921 елның 25 июнендә кабул иткән беренче Декреты да татар теленә, рус теле беррәттән, дәүләт статусы бирү турында була. Нәкъ менә шул чорда татар мәктәпләре челтәре төзелә. Мәктәпләрдә беренче булып татар теле укыту кертелә. Җыеп кына әйткәндә, мәкалә үзенә күрә районның җыйнак кына мәгариф тарихын да хәтерләтә.

«МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» ЖУРНАЛЫНЫҢ СЕНТЯБРЬ САНЫН УКЫГЫЗ

Добавить комментарий