Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф учреждениеләре 5 көнлек режимга күчкән

Сентябрьдән Буа шәһәренең барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре биш көнлек эш режимына күчкән. Район мәгариф идарәсе методисты Рамилә Хәбибуллина сүзләренә караганда, әлеге яңалык район башкарма ко...

Сентябрьдән Буа шәһәренең барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре биш көнлек эш режимына күчкән. Район мәгариф идарәсе методисты Рамилә Хәбибуллина сүзләренә караганда, әлеге яңалык район башкарма комитетының агымдагы елның 28 маендагы карарына нигезләнеп башкарыла. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
Карарда шәһәрнең 13 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесен агымдагы елның 1 сентябреннән алтыдан биш көнлек эш режимына күчерү турында әйтелә. Моңа кадәр мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларның шимбә көнне бакчага йөрү мониторингын алып барганнар. Анализлау йөрүчеләр санының аз булуын күрсәткән. Кайбер бакчаларда ул хәтта 10 процентка да тулмаган.
- Яңалык кертелгәнче бакчаларда әти-әниләр белән җыелышлар үтте. Сораштырулар күрсәткәнчә, күпчелек ата-ана баласын куярга урыныбыз бар, дип җавап биргән. Аннан соң, яңа режимга күчү белән айлык түләү дә беркүпмегә кимиячәк. Бу да гаилә бюджетына плюс булып тора, - ди ул.
Биш көнлек режимга күчкәч, айлык түләүләр түбәндәгечә билгеләнә. Туклануны да кертеп, 1 яшьтән 3 яшькә кадәр баласы булганнар хәзер айга 3721 мең сум (элек 4084 сум иде), ташламасы булучылар 1862 сум, 3 яшьтән 7 яшькәчә булганда 3565 сум (элек 3963 сум иде), ташлама булганда - 1784 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ