Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналын алып укырга әллә ничә сәбәп

«Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез дан-дәрәҗә, дөнья малы артыннан куучылар түгел. Иң зур мөлкәтегез – гомер буе үзегезнеке санаган мәктәп һәм җанга якын укучыларыгыз...» Нинди тирән мәгънәле һәм дөрес сү...

«Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез дан-дәрәҗә, дөнья малы артыннан куучылар түгел. Иң зур мөлкәтегез – гомер буе үзегезнеке санаган мәктәп һәм җанга якын укучыларыгыз...» Нинди тирән мәгънәле һәм дөрес сүзләр! “Мәгариф” журналының октябрь саны менә шундый матур котлаулар белән башланып китә. Сәбәбе бик гади: табигатьтә иң бай һәм иң матур фасыл – алтын көзнең әбиләр чуагы башланганда кешелек дөньясы Укытучылар көнен билгеләп үтә.
Гомумән, көзнең беренче айлары ил һәм республикакүләм әһәмиятле вакыйгаларга бик бай. Журнал да аларны үзенең гадәти битләренә генә сыйдара алмыйча, 112 биткә хәтле арткан. 1 сентябрьдә барлык белем һәм тәрбия бирү оешмаларында яңа уку елы башланып китсә, 25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының 2-нче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Аның мөрәҗәгатеннән уку-укытуга кагылышлы иң әһәмиятле тезислар журнал битләрендә дә урын алды.
Казан мэры Илсур Метшинның “Мәгариф”кә биргән әңгәмәсендә дә белем һәм тәрбия бирүгә кагылышлы бик күп актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Мәктәптә тукландырудан алып, олимпиадада җиңүче, БДИ ны 100 баллга тапшырган чыгарылыш укучыларының кайсы вузларда укуларын дәвам итүләренә кадәр...
Киләчәк мөгаллиме – ул нинди булачак? “Мәгариф” журналы редакциясе 181 нче мәктәп базасында үткәргән түгәрәк өстәлдә сүз менә шул хакта барган иде. Анда катнашкан Мәгариф һәм фән минстрлыгы вәкилләренең, алдынгы мәктәп директорларының, галимнәрнең һәрберсенең чыгышы игътибарга лаек. Димәк “Мәгариф” журналын алып укырга тагын бер сәбәп.
Җәйге каникул көннәрендә Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премияләренең быелгы лауреатлары билгеле булган
иде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова белән әңгәмә яшь буынны милли гореф-гадәтләр, милли мәгариф, халык педагогикасына нигезләнеп тәрбияләүгә юнәлтелгән әлеге бәйгеләр хакында.
Журналның бу санында “Авыл укытучысы” бәйгесенең III этабына чыккан мөгаллимнәрнең дәрес эшкәртмәләре, һәр сандагыча, республика мөгаллим һәм тәрбиячеләренең төрле фәннәр буенча, шулай ук мәктәпкәчә белем һәм тәрбия, башлангыч мәктәп, дәрестән тыш эшчәнлекләрен чагылдырган язмалары урын ала.
“Мәгариф”нең октябрь саны битләрендә Казанның 181 нче күппрофильле мәктәп мөгаллимнәре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаша. Басмада әлеге мәктәп җитәкчесе Динә Абдуллина белән әңгәмәгә дә зур урын бирелгән.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ