Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналының март саны

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов “Бүген Татарстанның мәгариф өлкәсендә 65 меңнән артык кеше хезмәт куя һәм шуларның яртысыннан күбесе – хатын-кызлар булу берәүгә дә се...

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов “Бүген Татарстанның мәгариф өлкәсендә 65 меңнән артык кеше хезмәт куя һәм шуларның яртысыннан күбесе – хатын-кызлар булу берәүгә дә сер түгел”,- дип үзләренең гомерлек һөнәре итеп мәрхәмәтле, кирәкле, социаль яктан мөһим профессия - укытучылык эшен сайлаган барлык гүзәл затларыбызны 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итә. “Сез безнең балаларыбызны тәрбиялисез, укытасыз. Сезнең кулларда – илебезнең киләчәге”,- ди ул һәм үзенең иң җылы, иң матур теләкләрен җиткерә.Бәйрәм теләкләренә Нурлат, Чирмешән, Спас, Ютазы районнарының мәгариф идарәләре дә кушыла.
Татар халкының милли үсеш стратегиясенең нигезендә милли мәгариф ятуы бәхәссез. Сез заман таләпләренә яраклашкан милли мәгариф системасын ничек күзаллыйсыз? Бу уңайдан Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты Марат ЛОТФУЛЛИН; профессор, 1986 – 2002 елларда Казан дәүләт педагогия институты ректоры Рүзәл ЮСУПОВ; Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты – Казан авиация институты профессоры, физика-математика фәннәре докторы Борис ТИМЕРКӘЕВ; Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу ГАЛИЕВА; Казандагы 180 нче гимназия директоры Илдар СӘЯХОВ; КФУның А.М.Бутлеров исемендәге химия институты доценты, IT-лицей укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Фидалия ХАЛИКОВАларның эшлекле тәкъдимнәре, кызыклы фикерләр белән таныша аласыз.
Композитор һәм дирижер Алмаз Монасыйпов, композитор Софья Гобәйдуллина һәм аның апасы Ида, композитор Рөстәм Яхин, музыкантлар Марат Әхмәтов һәм Рөстәм Утәй кебек бик күп күренекле шәхесләр укып чыккан Казанның П.И. Чайковский исемендәге 1нче Балалар музыка мәктәбе ничек яшәп ята? РФ нең мәдәният министрлыгы уздырган Россиякүләм бәйгедә 50 иң яхшы балалар музыка мәктәпләре исемлегенә кергән уку йортында музыкаль тәрбия бирүдә нәрсәгә басым ясыйлар? Бу хакта Сөмбел Таишева язмасында укырсыз. Автор мәктәп директоры Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яков Ильич Туркенич белән әңгәмәсендә мәктәпнең тарихына да, бүгенгесенә дә зур урын бирә. Hoffman (Bechstein концерны) кебек иң танылган маркалы уен коралларында музыка серләренә төшенгән балалар арасыннан бүген дә өр-яңа Монасыйповлар, Гобәйдуллиналар чыгармы?
“Музыкантка кәсепче булу кирәкми, аның эшенең асылында иҗат булырга тиеш”- дигән фикерне алга сөрә директор. Әти-әниләрнең балаларын кырыкмаса-кырык түгәрәккә йөртүен дә өнәп бетерми икән. “Баланың мөмкинлекләрен юкка-барга йолыкканчы, сәләтен тулысынча ачып бетерерлек шөгыль сайларга кирәк”,- ди ул. Кыскасы, бик кызыклы язма. Сезне мәктәп тарихы, Вера Николаевна Фрейман кебек укытучылар язмышы да битараф калдырмаячак.
«Мәгариф» журналы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлеге, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Авыл укытучысы – 2019» («Земский учитель – 2019») бәйгесен игълан итә. Тәвәккәлләгез! Сездән эшләр көтеп калабыз.
Март санында да һәр укытучы, тәрбияче үзенә кирәкле язма табачагына өметләнеп калабыз, чөнки һәр санны без сезнең белән бергәләп эшлибез. Бергә булыйк!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ