Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»кә үз өемә кайткан кебек киләм

Балтач районы Шубан төп мәктәбеннән  мәгариф системасында 47 ел эшләдем. 1973 нче елда институт тәмамлгач, Балтач районы Карадуган мәктәбенә татар теле әдәбияты һәм тарих укытучысы итеп билгеләнд...

Балтач районы Шубан төп мәктәбеннән  мәгариф системасында 47 ел эшләдем. 1973 нче елда институт тәмамлгач, Балтач районы Карадуган мәктәбенә татар теле әдәбияты һәм тарих укытучысы итеп билгеләндем. Шул елларда Муса Җәлил музеена экспонатлар туплап, музейны ачтык. 10 ел Карадуган мәктәбендә эшләгәч, гаилә хәле буенча Шубан башлангыч мәктәбенә күчтем. Шул елларда «I-IV сыйныфлар өчен Риторика» дәреслекләре, соңрак яңа стандартлар буенча «Әдәби уку» уку-укыту методик комплексы чыгардык. Бу дәреслекләр белән татар мәктәпләрендә әле дә эшлиләр.

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларын мин мәктәптә эшли башлаган көннән алдырам һәм җыйнап туплап барам. Мөгаллим өчен иң яхшы журналлар алар. Әти-әниләр, мөгаллимнәр, тәрбиячеләр - гомумәт бала тәрбияләүче һәркем өчен алар өстәл журналы булырга тиеш.
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА

https://www.youtube.com/watch?v=gegXIc-6UdQ
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ