Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»кә бердәм язылдык

Безнең Яңа Арыш урта мәктәбе укытучыларының өстәл китабына әйләнгән «Мәгариф» журналы арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек озак еллардан бирле дәвам итә. Укытучыларыбыз ел да журналга язылалар, аның һәр с...

Безнең Яңа Арыш урта мәктәбе укытучыларының өстәл китабына әйләнгән «Мәгариф» журналы арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек озак еллардан бирле дәвам итә. Укытучыларыбыз ел да журналга язылалар, аның һәр санын көтеп алалар, үзләрен кызыксындырган темаларга җавап эзлиләр, эшләрендә кулланма буларак файдаланалар. Бигрәк тә төрле семинарлар үткәргәндә, ачык дәресләргә әзерләнгәндә алар журналның файдасын тоялар. Журнал тарафыннан оештырылган төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашалар, аеруча «Авыл укытучысы» бәйгесен үз итте алар. Үз чиратында «Мәгариф» журналы хезмәткәрләренең мәктәбебездә булып, бездәге уку-укыту, тәрбия эшчәнлеген оештыру тәртибе, сыйныфтан тыш чараларының эчтәлеге белән якыннан танышып киткәннәре дә бар.


Менә 2021 елның беренче яртысында да мәктәбебезгә 16 данә «Мәгариф» журналы киләчәк. Кайбер гаиләләрдә ике укытучы булуын искә алсак, 20 кешелек педагогик коллектив өчен бу – яхшы күрсәткеч, әлбәттә. Киләсе елга да укытучыларыбыз журналга үзләренең уңышлы дип санаган дәрес һәм сыйныфтан тыш чаралар эшкәртмәләрен юлларга, бәйгеләрдә катнашырга, кыскасы, нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итәргә җыеналар.
Сүзем ахырында республикабызныә башка мәктәп мөгаллимнәренә мөрәҗәгать итеп әйтәсем килә: 2021 елның беренче яртысына матбугатка язылу кампаниясе төгәлләнергә берничә генә көн калып бара. Әле язылырга өлгермәгән булсагыз, киләсе елда да «Мәгариф»ле булырга ашыгыгыз. Ышанычлы дустыгыз һәм ярдәмчегездән аерылмагыз – һич үкенмәссез.
Миләүшә ИМАМИЕВА,

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе китапханәчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ