Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгърифәт йолдызлыгы» кайда балкый?

Казанның 4 нче гимназия-интернаты коллективы «Мәгърифәт йолдызлыгы» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференцияне быел КФУ ның филология институты белән берлектә уздыра. Югары уку йортыннан килгән у...

Казанның 4 нче гимназия-интернаты коллективы «Мәгърифәт йолдызлыгы» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференцияне быел КФУ ның филология институты белән берлектә уздыра. Югары уку йортыннан килгән укытучылар жюри әгъзалары буларак катнаша. Конференция барышында барлыгы 6 секция (укытучылар, укучылар аерым) эшләде. Алдан килешенгән шарт буенча чыгыш ясаучыларга сорауларны бары тик жюри составына керүчеләр һәм чыгыш ясаучылар гына бирә ала иде. Ул шулай булды да. Эшкә бәя биргәндә чыгыш ясаучының мөстәкыйльлеге; эрудициясе, чыгыш ясаганнан соң өстәмә сорауларга җавап бирә алу-алмавы; фикерләү сәләте, үз җавапларын дәлилли белүе; күрсәтмә материаллардан файдалануы; эшнең эзләнү характерында булу-булмавы һәм сөйләм культурасы исәпкә алынды. Чыгышлар татар, рус, төрек телләрендә яңгырады. Темаларга килсәк, аларның барысы да төбенә төшеп өйрәнүне, шактый эзләнүне таләп итә торган. Әйтик, укучылар эшләгән секцияләрдә «ХХ гасыр башында бүгенге көнгә кадәр мәгърифәтчелекне үстерүгә өлеш керткән хәйриячеләр», «Мөштәриләр нәселенең мәгърифәтчелек өлкәсендәге эшчәнлеге», «ХХ гасыр башында мәгърифәтчелекне үстерүгә өлеш керткән Дәрдмәнд һәм Шакир Рәмиевләр», «Күренекле мәгърифәтче, дин белгече Галимҗан Барудиның милли мәгариф үсешендәге роле», «Иж-Бубый хәйриячеләре һәм татар мәгърифәте», «Апанаевлар династиясе һәм җәмәгать эшчәнлеге» кебек тарихи темалар күтәрелде. Укытучылар катнашында узган түгәрәк өстәлләр «Элеккеге укыту процессы үзенчәлекләренең хәзерге белем бирү эшчәнлегендә чагылышы» һәм «Беренче татар мәктәпләрендә укыту эшчәнлеге»нә багышланган иде. Анда сүз, нигездә, мәгърифәтче-укытучыларның мирасын хәзерге укыту барышында файдалануга басым ясалды. Монда да сайлаган темалар эзләнүләрсез генә теш үтә торган түгел. Бу хакта фәнни-гамәли конференция кунакларын сәламләгәндә мәктәп директоры Таһир Радик улы Гыйззәтуллин да басым ясап узды.
— Тема бик җиңелләрдән түгел. Монда тарихны да белергә, укыту методикасын да аңларга кирәк. Шулар өстенә мондый мәртәбәле аудитория алдында чыгыш ясау да зур кыюлык, тәвәккәллек таләп итә. Бу темаларны, бәлкем, кайберәүләр әйләнеп уза торгандыр. Әмма бер нәрсәне дөрес аңларга кирәк: бу һич кенә дә артка - тарих төпкеленә тарту түгел. Безнең максат элеккеге мәдәниятне, элеккеге гыйлемлек дәрәҗәсен күрсәтү. Чыннан да ул заманда ачылган яңа мәктәпләр татар мәдәниятенә, татар дөньясына яңалык, гыйлем китерделәр. Тарихтан белгәнебезчә, ул заманнарда хәйриячеләребез салдырган мәктәпләр фаҗигале рәвештә ябылды. Укытучылары, мөгаллимнәре төрмәләргә утыртылды. Хәзер исә без ачыктан-ачык аң-белем бирергә тырышабыз, эшләргә теләк кенә булсын! Моның өчен бөтен шартлар да тудырылган,- диде ул.
Конференция кунакларын мәктәп музеенда «Мәгърифәтчеләр йолдызлыгы» дип аталган тематик экскурсия һәм Г.Барудига багышланган фильм көтә иде.
Бүген фәнни-гамәли конфенция үз эшен дәвам итә.
Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ