Логотип Магариф уку
Цитата:

Максатка ирештергән хәйлә

– Мин ул вакытта аш бүлмәсендә телевизор карап утыра идем. Төнге сәгать 12 ләр тирәсе. Шул вакытта өстәге каттан Гөлшат: «Урра!» – дип кычкырып җибәрмәсенме! Нәрсә булганын аңламыйча, аптырап калдым....

– Мин ул вакытта аш бүлмәсендә телевизор карап утыра идем. Төнге сәгать 12 ләр тирәсе. Шул вакытта өстәге каттан Гөлшат: «Урра!» – дип кычкырып җибәрмәсенме! Нәрсә булганын аңламыйча, аптырап калдым. Хатын чирләп киткәнме әллә дип уйладым, – ди шаярту катыш Рамил абый. – Соңыннан да аның: «Кызың мисс булды, әтисе, кара әле, кара әле!» –
 дип сөйләнгәненнән ни булганын тиз генә абайламадым. Телевизорга төбәлеп карасам – безнең Динә! Кызыбыз «Мисс Татарстан» булган!
Максатка ирештергән хәйлә
Быел Татарстан гүзәлләре арасында беренчелекне алган мишәр кызы Динә Юнысованың әтисе Рамил әфәнденең күптән түгел булып үткән шатлыклы мизгелләрне шулай сабыйларча һәм шул ук вакытта әтиләргә генә хас горурлык белән сөйләвен тын да алмый тыңлап утырам. Өйләренә килеп кергәч, бик  җитди кыяфәтен күреп: «Бу абыйны сөйләндереп булырмы икән?» – дип уйласам да, чынбарлыкта гаилә башлыгы бик аралашучан һәм гади кеше булып чыкты. Динәнең шундый мәртәбәле бәйгедә катнашканын ул белми дә калган икән. Дөресрәге, аңа әйтмәгәннәр.

– Кечкенә кызыбызның «Мисс Татарстан» булуы –
безнең өчен көтелмәгән хәл. Минем өчен бигрәк тә, чөнки Динәнең анда катнашасын миннән яшерделәр. Кызым: «Әти, университетта студентлар өчен ниндидер кичә була, шунда катнашыйм әле?» – дип кенә әйтте. Мин каршы килмәдем. Үзем дә заманында студент булган кеше, андый кичәләр без укыганда да еш булып торды. Шуңа күрә мин каршы төшмәдем, киресенчә: «Бар, бар, кызым, обязательно катнаш! Андый җирләргә йөрергә кирәк!» – дигән фикеремне белдердем. Хатынның төнге 12 дә «Урра!» дип кычкырганыннан соң гына эшнең нәрсәдә икәнен аңладым! Дөресен генә әйткәндә, мин андый бәйгеләргә сак карыйм. Дөреслек юк, җиңүче урыны әллә кай-чан сатып алынгандыр дип уйлый идем. Беләсезме, шаккаттым! Татарстанда Шыгырдан мишәренә «мисс» исеме бирелер дип кем уйлаган!
Рамил әфәнденең шулай канатланып сөйләп утырганын Гөлшат апа елмаеп кына карап, тыңлап утыра. Сораулы карашымны аңа юнәлтәм.
– Безнең Динә белән бер-беребездән серләребез юк. Конкурста катнашасы килгәнен ул миңа сөйләде, әлбәттә, – дип сүз алды ул. – Әмма мин каршы төштем. Андый бәйгеләрдә йөреп вакытын бушка уздырыр дип уйладым. Беренче генә курста укый, сессия вакыты, имтиханнарын тапшыра алмас дип борчылдым. Аннары бәйгенең җиңүчесе инде алдан билгеледер дигән уй да бар иде. Кыен хәлдә калмасын дип, ул хакта Динәгә гел әйтә килдем. Ул исә уйлаган ниятендә нык торды: «Финалга чыкмасам да, мин бу конкурстан үзем өчен бик күп файдалы әйберләр алачакмын бит – матур итеп атларга өйрәнәм, яңа кешеләр белән  танышам», – диде. Ул шулай дигәч, ризалыгымны бирдем.
– Әтисенә ник әйтмәскә булдыгыз соң?
– Әйткән булсак, Динә ул конкурста катнашмый кала иде...
Ни чәчсәң, шуны урырсың
Юнысовлар гаиләсе Чувашиянең Шыгырдан авылыннан. Динә – гаиләдә төпчек кыз. Аннан ике апасы бар – Йолдыз белән Чулпан. Икесе дә Шыгыр-
дандагы татар мәктәбен тәмамлаганнар. Аннары югары белем алып, берсе Чабаксарда, икенчесе Казанда төпләнгән. Хәзер башлы-күзле булып, үз гаиләләре белән яшиләр.
– Безгә кызлар гына бирделәр. Ә аларга Аллаһы Тәгалә малайлар бүләк итте. Хәзер минем 5 малай оныгым бар! – ди Рамил әфәнде. Оныкларның әбисе белән бабасы янына еш кайтып йөрүләре күренә. Өйләренең күп җирендә бала әйберсе – уенчыклар, өстәл артында нәниләр өчен махсус урындык. Динә үзе Казан федераль университетында юрист белгечлеген үзләштерә. Рус мәктәбен тәмамласа да, мишәрчә бик камил сөйләшә. 
– Без озак еллар инде Чабаксар шәһәрендә яшибез, – дип сүзен дәвам итә гаилә башлыгы. – 90 нчы еллардагы үзгәрешләр вакытында үз кәсебебезне башлап җибәрергә туры килде – элеваторда ашлык кабул итәбез. Без генә түгел, гомумән Шыгырданда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр күп. Бездә бик тырыш халык яши. Берсеннән-берсе күреп кәсепчелек, сәүдә итә. Берсе иртәнге биштә торса, икенчесе дә шул вакытта тора. Мишәрләрдә «ярар, иртәгә» дип, эшне аннарыга калдыру юк. Тикмәгә генә безне «татарның каймагы» дип атамаганнардыр. Мишәр ул чыннан да бик тере, кызу, яңалыкны шундук эләктереп ала белә торган халык. Шыгырданның шулай бай яшәве  авылыбызның бик динле булуыннан да килә торгандыр. Аллаһы Тәгалә һәрвакыт юлларыбызны ачып тора. Гөлшат та, мин дә – белемебез буенча икътисадчылар. Мин Казан аграр университетында, тормыш иптәшем Чабаксар аграр университетында белем алдык. Укуны тәмамлагач, икебезне дә распределение буенча туган авылларыбызга кайтарып җибәрделәр. Мине Шыгырдан колхозына бухгалтер итеп алдылар, 3–4 ай эшләгәннән соң, армиягә киттем. Аннан кайткач, миңа баш бухгалтер вазифасын тапшырдылар. Ул чагында Гөлшат Батыр районындагы бер оешмада бухгалтер булып эшли иде. Беркөнне икебез дә эш буенча банкка дип килгән идек, шунда танышып, сөйләшеп йөри башладык. Ярты елдан соң өйләнешеп тә куйдык!
Рамил әфәнде – гаиләдә олы бала. Үзеннән кече бер энесе һәм бер сеңлесе бар. Әниләре, 28 яшендә тол калып, башка кияүгә чыкмыйча, балаларны берүзе тәрбияләп үстерә. Гомер буе колхозда бозаулар карый. Ул елларны Рамил әфәнде бик сагынып искә ала:
– Әти булмагач, мин үземне гаиләбез өчен җаваплы кеше итеп тойдым. 1 нче сыйныфтан ук, әнигә булышырга дип, колхоз фермасына китә идем.  Мәктәпне тәмамлаганчы, шулай йөрдем. Гөлшатны да әниемә бик нык охшаган булуы өчен үз иткәнмендер. Килен каенана туфрагыннан ярала дип, юкка әйтмиләр икән!
– Әйе, әниебез бик яхшы кеше иде. Ул мине үз кызыдай кабул итте, – дип дәвам итә Гөлшат ханым. – Мин күп әйберне аннан өйрәндем. Ул балаларын ничек тәрбияләгән булса, без дә кызларыбызны шулай тәрбияләп үстердек. Аллага шөкер, барысы да, үз максатларына ирешеп, матур гына яшиләр.
Сүз тәрбия турында киткәч, Юнысовларга шуңа бәйле бер соравымны бирми кала алмадым:
– Чувашиядә яшәсәгез дә, авылыгыз татарныкы, халкыгыз тырыш. Данлыклы Шыгырдан якларында бала тәрбияләүнең үз серләре бармы?
– Шыгырдан – бик дини авыл. Анда 6 меңнән артык халык яши, 7 мәчетебез бар. Кызларыбыз-
ны да без авылны яратырга өйрәтеп үстердек. Әйткәнебезчә, Йолдыз белән Чулпан шушында туып, шушында үстеләр. Динә, Чабаксарда үсүенә карамастан, авыл җанлы бала булды. Атна саен туган йортыбызга кайтып йөрдек. 25 ел буе Чабаксарда торсак та, кайтмый калган атнабыз булмады. Гаиләдә татарча сөйләшәбез, 7 мәчеттән берьюлы яңгыраган азан тавышларын тыңлап хозурланабыз, диннең барлыгын, Алланың берлеген белеп үсте балалар. Шөкер, кызларыбызның берсе дә йөзебезгә кызыллык китермәде.
Әти кызы
Юнысовларга килеп керүгә, мин бер нәрсәгә игътибар итми кала алмадым. Динә, Казаннан кайтып ишектән керүгә үк, түрдә торган әнисенә:
– Исәнме, матурым! – дип дәшеп кочаклады да өстен алмаштырырга өйнең икенче катындагы үз бүлмәсенә менеп китте.
– Сезнең якларда әти-әнигә «матурым» дип дәшү гадәте бармы әллә? – дип, Гөлшат ападан сорап куйдым.
Ул, көлеп:
– Юк! Динә кечкенәдән безгә шулай дип дәшә. «Матурым, әни матурым, әти матурым!» Без дә аны иркәләп, кечкенәдән «кызым матурым» дип үстердек. Апалары алай булмады, Динә бигрәк тәмле телле безнең. Йокларга ятканда, тәмле төшләр теләп, икебезне дә үбеп чыгып китә, Казанда чакта һәр кич: «Әни матурым, мин сезне яратам» – дип шалтырата.
Ул арада сүзгә Динә кушыла:
– Мин әтием белән әниемне бик яратам, «матурым» дип дәшүемне сизмим дә, үзеннән-үзе шулай чыгып китә, – ди. – Әни белән без гел бергә инде, ә менә әтинең мине ничек яратуын «Мисс Татарстан» бәйгесеннән соң гына аңладым. Катнашасымны аннан яшерсәм дә, нәтиҗәләр билгеле булып, мине «Татарстан гүзәле» дип атаганнан соң, ул, миңа шалтыратып: «Кызым, котлыйм! Мин синең белән горурланам һәм бик яратам үзеңне!» – дип әйтте. Аннан андый сүзләр ишетү минем өчен көтелмәгән хәл булды. Шатлыгымнан хәтта елап ук җибәрдем. Әти миңа кырыс тәрбия бирде. Шуңа күрә аның мине шулай яратуын ишетеп, бу минем әтиме соң, дип уйлап та куйдым хәтта!
– «Мисс Татарстан» бәйгесендә катнашачагыңны әйтмәвең дә әтиеңнең кырыслыгыннан курку идеме? –
 дип сорыйм.
– Әйе. Әгәр дә мин аңа алдан әйткән булсам, ул миңа каршы төшәчәк иде. Андый матурлык конкурслары әти биргән тәрбия кысаларына сыймый дип уйлый идем мин. Тик ялгышкан булып чыктым. Бәйгедә катнашу мине бөтенләй башка яктан ачты. Дөресен әйтергә кирәк, моңа кадәр бернинди конкурсларда да катнашканым булмады. «Мисс Татарстан»га кастинг буласын очраклы рәвештә Инстаграмдагы рекламадан күреп белдем. Шул вакытта «ни булса, шул булыр, катнашып карыйм әле» дип, гариза җибәрдем. Мине беренче сайлап алу турына дәштеләр. Җиңел булды дип әйтә алмыйм, үкчәле туфлиләрдән матур итеп атлап йөрү зур осталык сорый икән! Алмаслар дип уйлап кайтып киткән идем, ике көннән соң шалтыратып, икенче турга дәштеләр. Шулай итеп, мин финалга кадәр барып җиттем. Җиңәм дип йөрмәдем дә, үзем өчен бер тәҗрибә булыр, яңа кешеләр белән аралашырмын дип башлаган эшем иде. Бернәрсә турында уйламадым, борчылмадым, һәр чыгышымнан ләззәт алып, рәхәтләнеп йөрдем сәхнә буйлап. Конкурс бетеп, «Мисс Татарстана – Дина Юнусова!» дип игълан иткәч тә, үземнең җиңгәнемне аңламыйча басып тордым әле. Хәзер сезгә сөйләгәндә дә булганнарны төш күргән төсле генә искә төшереп утырам, һаман ышана алмыйм әле! Татарстан гүзәле исеменә лаек булуым белән мин бик горурланам.
Динәнең әлеге бәйгедә катнашасын әтисе генә түгел, әйләнә-тирәсендәге күп танышлары, төркемдәшләре, иптәш кызлары да белмәгән икән. Бу хакта ул әнисенә һәм Казандагы апасы Чулпанга гына әйткән булган. «Берәүгә дә әйтмичә, дөрес эшләгәнмен икән, дип уйлыйм хәзер. Белсәләр, конкурсны карарга килерләр иде дә, мин сәхнәдә үземне уңайсыз хәл иткән булыр идем. Залда якыннарың утыргач, аларның өметләрен акларга кирәк бит! Үкчәле туфлиләрдән атлап йөргән вакытта егылуың да бар бит, ә тамашачылар арасында танышларың булмагач егылу да куркыныч түгел!» – дип көлә Динә.
Болай оста фикерләве һәм җаваплылыкны бары үз өстенә генә алып, хәйләкәрчә эш итүе Динәнең чын мишәр кызы булуы турында сөйли түгелме?! Әллә әтисе әйтүенчә, малай туар дип алып кайтырга теләүләре шулай нык ихтыяр көчле иткәнме аны? Миңа калса, икесе дә бардыр!
Алга таба Динәне тагын бик күп  конкурслар көтә. Ел дәвамында ул төрле чараларда Татарстан данын яклаячак. Чаялыгы, максатчанлыгы һәм нык ихтыяр көче «Мисс Россия» титулын алырга да насыйп итсен аңа!
Галия Хәбибрахманова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ