Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкә керү тәртибе үзгәрә

Мәктәпкә я бакчага алганда районда теркәлгән балаларга өстенлек биреләТатарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Гаилә кодексының 45 нче маддәсенә һә...

Мәктәпкә я бакчага алганда районда теркәлгән балаларга өстенлек бирелә
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Гаилә кодексының 45 нче маддәсенә һәм «Мәгариф турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү турында мәсьәлә каралды.
Исегезгә төшерәбез, узган ел азагында Россия Президенты Владимир Путин бертуганнарны бер үк мәктәп яки балалар бакчасына алу турында законга кул куйган иде. Тик утырыш барышында республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белдергәнчә, «өстенлек беркетелгән территориядә яшәүче балалар артыннан кала. Абый я апалары инде мәктәптә укый торган балалар прописка буенча гариза тапшырганнар арасында өстенлеккә ия була. Ә территориядә рәсми рәвештә теркәлмәгән һәм билгеле бер мәктәпкә керергә теләгән балалар исә 1 июльдән соң алынырга хокуклы», – диде ул.
Әлеге яңалык РФ Гаилә кодексында да беркетелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ