Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә региональ белем бирү эчтәлеге бармы?

Ата-аналар укыту программаларын төзүдә катнашырга тиеш, дип белдерде «Мәгариф» ассоциациясе  президенты Марат Лотфуллин. Якшәмбе көнне Казанда узган ата-аналар конференциясендәге чыгышында Тарих инсти...

Ата-аналар укыту программаларын төзүдә катнашырга тиеш, дип белдерде «Мәгариф» ассоциациясе  президенты Марат Лотфуллин. Якшәмбе көнне Казанда узган ата-аналар конференциясендәге чыгышында Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Федераль дәүләт белем бирү стандартлары, региональ белем бирү компоненты һәм туган телләрдә укыту мәcьәләләре турында сөйләде.  
Бүгенге көндә Россия мәгариф  законнары нигезендә белем бирү программаларын һәр мәктәп үзе төзи, шул исәптән, укыту сәгатьләрен дә билгели.  ФДББСта «региональ белем эчтәлеге» дигән төшенчә бар. «Милли региональ эчтәлекне һәр мәктәп үзе кертергә тиеш. Федераль стандартларда Россия өчен гомуми таләпләр куелган, ә региональ эчтәлеккә карата мондый таләпләр юк. Кызганычка каршы, безнең мәктәпләр бу эчтәлекне кертмиләр. Нинди генә мәктәпкә барып карасагыз да, алар РФ мәгариф министрлыгы әзерләгән үрнәк программаларны гына кулланалар», – дип белдерде «Мәгариф» ассоциациясе президенты.  
Марат Лотфуллин фикеренчә, милли региональ эчтәлек һәр предметта чагылырга тиеш. «Тарих, география, җыр, математикада да региональ эчтәлек булырга мөмкин. Мәсәлән,  физик Рәшит Сүнәев  — татарның бүгенге заман Ньютоны. Әмма балалар аның турында белмиләр, чөнки ул мәктәптә укытылмый, аның портреты да юк. Ә бит без мондый шәхесләребез турында белергә тиешбез. Бу милли тәрбиянең бер өлеше, халыкның рухын күтәрә торган әйбер, — дип аңлатты спикер.
Әлеге мәсьәләдә ата-аналарның роле зур. Марат Вазыйх улы Россия Федерациясенең мәгариф турындагы законы нигезендә  региональ белем бирү компоненты ата-аналар тарафыннан булдырылырга тиешлелеген әйтте: «Әлеге мәсьәлә Россия законнарыннан 2018 елның августында чыгарылды. Хәзер «Балалары 1нче  һәм 5нче  сыйныфка кергәндә уку телләрен ата-ана салый», — диеп язылган».
Укыту программасы ата-аналар җыелышларында тикшерелә һәм раслана. Марат Лотфуллин конференциягә килгән гаиләләрне әлеге мөһим эштә актив катнашырга чакырды.
Айгөл ЮНЫСОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ