Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышта – үзгә конкурс

Быелгы 2020 елның илкүләм түгәрәк даталары (Бөек Җиңүнең – 75, ТАССР оешуның 100 еллык юбилейларын күздә тотып әйтүем) белән бергә, аерым җирлекләргә генә кагылышлы юбилей даталары да бар әле. Әйтик,...

Быелгы 2020 елның илкүләм түгәрәк даталары (Бөек Җиңүнең – 75, ТАССР оешуның 100 еллык юбилейларын күздә тотып әйтүем) белән бергә, аерым җирлекләргә генә кагылышлы юбилей даталары да бар әле. Әйтик, быел безнең Мамадыш районында өстәмә белем бирү системасы оешуга да 1 гасыр! Бу олы бәйрәм онлайн рәвештә 1 июньдә – Балаларны халыкара яклау көнендә билгеләп үтеләчәк. Мамадышның Балалар һәм яшүсмерләр йорты (директоры –Артур Михайлович Ефимов) бу уңайдан күп чаралар уздыруны күздә тота. Бер гасыр тарих өчен аз вакыт түгел. Тулы бер эпоха бу! Бурыч – шушы чорны барлау, өстәмә белем системасы башында кемнәр торган? Шуларны ачыклыйсы, барлыйсы бар.
Юкса, түгәрәкләр элек-электән укучыларыбызның яратып йөри торган урыннары булды. Уку дәресләре мәҗбүри инде ул, ә түгәрәкләр мәҗбүри түгел бит: баланы аларга җәлеп итү, чын мәгънәсендә, педагогның осталыгыгыннан, түгәрәк утырышларының мавыктыргыч узуыннан да тора.
Шушы 100 еллык дата уңаеннан игълан ителгән конкурс нигезләмәсенең беренче номинациясе әнә шул чишмә башларын – өстәмә белем бирүдә үзеннән өлеш керткән ветеран педагогларны ачыклауга багышланган. Ягъни аларның түгәрәкләр эшчәнлегенә, балалар хәрәкәтенә, җирлекләрдә музейлар булдыру өлкәсендәге хезмәтләре турында мәгълүматлар җыйнау. Шуңа да бу номинация “Ветераннар галереясы” дип атала. Икенче номинация – өстәмә белем бирү системасы елъязмасы. Анысында катнашучылар аерым түгәрәк эшчәнлеге яки өстәмә белем бирү учреждениесе хакында кызыклы фактлар, зур чаралар турында документаль материаллар тәкъдим итәргә тиешләр. Өченче номинация тагын да кызыклырак: бүгенге көн түгәрәкләренә багышлана ул. Бала талантлы булырга мөмкин. Тик тырыш хезмәт куелмаса бу талант югалачак. Укучыларның һәм өстәмә белем бирү педагогларының ирешкән уңышларыннан күргәзмә булачак бу номинация.
Мамадыш районының өстәмә белем бирү системасы укучыларда профориентация эше алып бару юнәлешендә дә күп эш башкара. Түгәрәкләрдә алган белемнәре нәтиҗәсендә шул юнәлештә профессия сайлаучылар азмыни?! Дүртенче номинация шулай атала да – “Минем тормышымда – түгәрәкләр яки өстәмә белем бирү педагогы”.
Конкурс эшләрен түкъдим итү дә үзенчәлекле: алар – видеороликлар, флешмоблар, электрон форматтагы интервьюлар, фотографияләр, җыр, шигырь, котлаулар һ.б. Барысы да #ПразднуемONLINE конкурс хештегы астында кабул ителә.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыштагы Балалар һәм яшүсмерләр йорты педагогы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ