Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышта иң яхшы гаиләне ачыклыйлар

 Гаилә – һәр кешегә кирәк җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.Безнең Мамадыш районында  «Гаилә  талантлары белән бай» дигән конкурска стар...

 Гаилә – һәр кешегә кирәк җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.
Безнең Мамадыш районында  «Гаилә  талантлары белән бай» дигән конкурска старт бирелде. Аның максаты – гаилә кыйммәтләрен, аларның  иҗади традицияләрен популярлаштыру, буыннар чылбырын ныгыту, иҗади гаиләләрне барлау.
Районыбыздагы авыллар, биш зонага бүленеп, һәр авылдан берәр гаилә махсус жюри алдында көч сынашачак. Иң күп балл җыйган гаиләләр район мәдәният йорты сәхнәсендә  үзләрен күрсәтәчәкләр.
   Әле шушы көннәрдә Урта Кирмән зонасына караган авыллардан тугыз гаилә Урта Кирмән мәдәният йортына җыелды. Чара башланыр алдыннан мәдәният йорты фойесы һәм сәхнәсе  умарта оясын хәтерләтте: һәркемдә  –күңел күтәренкелеге, бәйрәм рухы, җыр музыка тавышы.
Бәйгедә   гаиләләр «Визит карточкасы», үзешчән сәнгать  биремнәре буенча барлык осталыкларын тамашачыларга күрсәтте. Бәйгедә кемнәрдер – өч, кемнәрдер ике яисә бер баласы белән катнашты, династиягә кергән башка туганнарга да катнашу мөмкинлеге бирелде.

 Зал җанатарлар белән тулы иде. Әлеге гаиләләргә чыгыш ясаганда хезмәттәшләре дә булышлык итте. Бәйге чын мәгънәсендә җан бәйрәменә әйләнде. Чыгышлар карап туймаслык, оста итеп башкарылды. Һәр гаиләдә җиңүгә омтылыш көчле булды.
– Гаилә  ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр 
урыныбыз. Ни генә булмасын, гаилә кочагында ял итәбез, рухи көч 
һәм дәрман алабыз, күңел бушатабыз, – ди бәйгедә катнашкан гаиләләр .
   Урта Кирмән авылы данын укытучылар гаиләсе булган Алсу Шамил кызы белән Рифат Әсгать улы Мәрдәновлар, аларның балалары – Нурсинә белән Нурфат якласа, Арташ данын мәдәният хезмәткәре Марсель Батырша улы Шәйдуллин,  аның хатыны – укытучы Ләйлә Альберт кызы, уллары Әмир яклады. Аларның чыгышларын зал алкышларга күмде.

 Шунысы куанычлы: бу ике гаилә дә район сәхнәсендә чыгыш ясау хокукына ия булдылар. Аларга алга таба да зур уңышлар телибез.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы  Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ