Логотип Магариф уку
Цитата:

Маршрутка чыккан һәр мәктәп автобусы тикшерелә

Бу хакта республикада пассажирлар өчен автобусларда пассажирлар йөртүнең иминлегенә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Д...

Бу хакта республикада пассажирлар өчен автобусларда пассажирлар йөртүнең иминлегенә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.
- Балаларны йөртү, бигрәк тә мәктәп автобуслары мәсьәләсе дә көн кадагында торган мәсьәлә булып кала бирә. Аларны контрольдә тоту көн саен башкарыла, – диде ул.

Узган уку елының соңгы көннәрендә, аерым алганда, 28 майда Чүпрәле районында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган автобус йөртүчесенең исерек хәлдә рульгә утыруын искә төшереп узды. Бердәм дәүләт имтиханын биреп кайтучы 18 укучы һәм бер педагог гомерен куркыныч астына куйган йөртүчегә карата административ җаваплылык эше кузгатылган: 18 айга йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәне өстенә тагын эштән дә куылган.
- Яңа уку елы алдыннан барлык автобусларның техник хәле, ГЛОНАСС системасына кушылган булулары тикшереләчәк, – дип белдерде Дамир Бикмөхәммәтов.

Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ