2022 – 2028 елларда нинди һөнәрләр актуальлеген югалтмаячак?
Татарстан Министрлар Кабинеты бу елларда ихтыяҗ зур булган һөнәрләр исемлеген раслады. Тиешле күрсәтмәне Татарстан премьер-министры Алексей Песошин инде имзалады. Иң популяр һөнәрләр исемлегенә автомеханик, эшкәртүче, матрос, чигүче, кием кисүче, буяучы, терлекче, элемтә операторы, официант, пешекче-кондитер, янгын сүндерүче, парикмахер, умартачы, слесарь, токарь, фотограф, ювелир кергән. Урта белем бирү белгечлеклекләре дә актуаль исемлектә. Алар – архитектура, агрономия, актерлык сәнгате, дизайн, рәсем сәнгате, полиграфия җитештерүе, скульптура, флористика, электр белән тәэмин итү.
Расланган һөнәрләрнең төбәк икътисады үсешендә әһәмияте зур. Бу исемлеккә барлыгы 154 һөнәр кертелгән.