Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең август саны 112 битле һәм тулаем төсле

Татар телен укыту мәсьәләсе тирәсендә менә инде бер елга якын аныклык һәм ачыклык юк. “Мәгариф” редакциясе һәр шәһәр һәм районның мәгариф идарәсенә чыгып, укыту программаларында татар теле һәм әдәбият...

Татар телен укыту мәсьәләсе тирәсендә менә инде бер елга якын аныклык һәм ачыклык юк. “Мәгариф” редакциясе һәр шәһәр һәм районның мәгариф идарәсенә чыгып, укыту программаларында татар теле һәм әдәбиятын укытуның сәгатьләрен ачыкларга тырышып караса да, бу эш барып чыкмады, берничә генә район әлеге сорауга төгәл җавап бирә алды. Җәй уртасында Казанда татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VII съезды узган иде. Журналның август санында әлеге чарадан репортаж һәм анда катнашучылар белән уздырылган сораштыру урын алган.


Укытучыларның республикакүләм август киңәшмәсе быел Кукмарада уза. Шул уңайдан “Мәгариф” журналының бу санында Кукмара мөгаллимнәренең эш тәҗрибәсенә зур урын бирелә. Әлеге район башлыгы Сергей Димитриев белән әңгәмәдә дә белем бирүнең куелышы, демография, яшьләр мәсьәләләре, БДИ һәм ТДИ нәтиҗәләре яктыртыла.


Август – гомумән, яңа уку елына ныклап әзерләнә башлаган ай. Бу уңайдан журнал укучыларга Казан мөгаллимнәренең дә эш тәҗрибәсе кызыклы булыр. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов белән әңгәмә, укытучы һәм тәрбиячеләрнең дәрес эшкәртмәләре, шөгыль үрнәкләре хезмәттәшләренә файдалы кулланма материал булачак.


“Мәгариф” журналы моңа кадәр дә яшь педагогларга тиешле игътибар биреп килде, ә моннан соң алар белән әңгәмәләр, яшь белгечләрнең чыгышлары “Яшь педагог” рубрикасы астында даими биреп барылачак. Бу санда Казандагы 6 нчы гимназиянең инглиз теле укытучысы, “Ел укытучысы” конкурсының “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә җиңүче Анастасия Росихина әлеге рубриканың кунагы.


“Мәгариф” әледән-әле яңа проектлар, яңа бәйгеләр оештыра. Август санында “Татнефть” ААҖ белән берлектә үткәрелгән “Яшел бишек” бәйгесенең


җиңүчеләре игълан ителә һәм аларның бәйгедә җиңү яулаган, шулай ук призлы урыннарга лаек булганнарының язмалары бирелә.


Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 2014 елдан башлап шулай ук “Авыл укытучысы” бәйгесе уздырылп килә. Журналның бу санында быелгы бәйгенең 2 нче этабына узучылар исемлеге урын алган. Ә “Сорау-җавап” рубрикасы астында министрлык белгечләре журнал укучыларының сорауларына җавап бирә.


“Мәгариф”нең август санының тагын бер үзенчәлеге: ул 112 битле һәм тулаем төсле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ