Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев төбәк мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп яңа җитәкче тәкъдим иткән. Ул — «Ел укытучысы-2014» һөнәри конкурсы җиңүчесе Илбәр Таһиров.
Яңа вазыйфага билгеләнгәнче, Таһиров Менделеевск районының Ижау урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры булып эшләгән.
Элегрәк шул ук районның Камай мәктәбе җитәкчесе булган.