Логотип Магариф уку
Цитата:

Метшин балалар бакчасын тикшерде

Казанда яңа уку елына капиталь төзекләндерүдән соң 2500 бала өчен 15 бакча ачылачак. Шуларның берсе – Большая Красная, 60/35 адресы буенча урнашкан иң борынгы балалар бакчасы бинасын төзекләндерү эшлә...

Казанда яңа уку елына капиталь төзекләндерүдән соң 2500 бала өчен 15 бакча ачылачак. Шуларның берсе – Большая Красная, 60/35 адресы буенча урнашкан иң борынгы балалар бакчасы бинасын төзекләндерү эшләре белән шәһәр мэры Илсур Метшин танышып чыкты.
Әлеге бина республиканың мәдәни мирасы булып санала. 1913 елда анда шәһәрнең беренче балалар бакчасы ачылган булган. Шуңа күрә биредә юкка чыгарылган тарихи элементларны төзекләндереп, фасадны элеккеге төскә буяп, бүлмәара ишекләрне реставрацияләп, аның тарихи төсмерен саклап калу мөһим, дип аңлатылган мэрия сайтында.
Аннан тыш, Казанда яңарту таләп иткән белем бирү учреждениеләре әле байтак. «200 балалар бакчасы капиталь ремонт көтә, бу – бик зур сан, һәм безнең максатыбыз – әлеге проблеманы тиз арада хәл итеп бетерү», – дип белдерде шәһәр башлыгы.
Лилия Садретдинова

Казан мэриясе сайты материалы буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ