Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе программасы

Быел акция берничә чарадан торачак: «Татар-Дозор - 2019» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясе, татар Википедиясе белән берлектә узган TATAR 4.0 бәйгесе, Татарстан мәктәпләрендә үтә торган бәй...

Быел акция берничә чарадан торачак: «Татар-Дозор - 2019» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясе, татар Википедиясе белән берлектә узган TATAR 4.0 бәйгесе, Татарстан мәктәпләрендә үтә торган бәйге, җанлы музыка бәйгесе, «Сәлам, Габдулла» флешмобы һәм башкалар. Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте акциянең программасын хәбәр итә. 
21 апрель көнне унберенче «Татар-Дозор - 2019» квест-уены узачак. Катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара: узган елларны алар 5 яки 7 төркем булса, алга таба урта һәм югары белем бирү оешмаларыннан 30дан артык төркем сайлап алына. Катнашучылар, юлларында очраган кибетләргә, кафе-рестораннарга, даруханәләргә кереп, татар теленең кулланылышын, бу телдә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген тикшерә. Узган елны уен «Инкыйраз» дип аталган һәм танылган җәмәгать эшлеклесе, публицист, татар әдәбиятының классигы һәм «Ике йөз елдан соң инкыйраз» романының авторы Гаяз Исхакыйның 140 еллыгына багышланган иде. Быел төркемнәр дүрт мәйданчыкны: Казан Кирмәне, Ирек Мәйданы, Иске татар бистәсе һәм Бауман урамын узачак.
Төркемнәр Казанның тарихи урыннарында төрле иҗади биремнәр (флэшмоб, табышмак, социаль эксперимент) башкарачак. Һәр мәйданчык билгеле бер темага багышланачак: тарих, мәдәният, ә кайберләрендә фото-сораулар да булачак.Җиңүчеләр тантаналы рәвештә 26 апрель көнне Бауман урамындагы концертта бүләкләнәчәк.
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында, тагы бер вакыйга – «Сәлам, Габдулла» дигән флешмоб узачак. Казанда ике Тукай һәйкәле бар. Берсе – Опера һәм балет театры янында, икенчесе – Пушкин урамында. Флешмобның максаты – әлеге ике һәйкәл арасында кешеләр чылбыры сузу. Чылбыр Театральная, Дзержинский, Пушкин урамнарыннан узачак. Һәйкәл янында торган беренче кеше: «Сәлам, Габдулла», – дип, үзен Тукайга таныта, һәм күршесе белән таныша. Аның күршесе, шул рәвешчә, эстафетаны икенче ягындагы кешегә тапшыра. Танышу шушы тәртиптә бара, ә соңгы кеше «Саумы, Габдулла», – дип, акцияне тәмамлый. Бу чылбыр – Тукайга кайту, аңа кул бирү, шагыйрьне халыкка якынайту. Сәлам, Габдулла! Без әле синең телдә сөйләшәбез!
Берничә ел дәвамында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең оештыручылары Татарстанның ның ике дәүләт телендә дә хезмәт күрсәткән яки күрсәтмәгән дәүләт оешмаларының рейтингын төзи.
Антипремия күп кенә оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Нәтиҗәдә, узган елларны ТР Сайлап алу комиссиясе, Опера һәм балет театры, Симфоник оркестр һәм «Әкият» курчак театры үз сайтларын татар телендә дә алып бара башлады. 2017 елны «Тяжело с татарским» исемен «Россия тимер юллары» оешмасы алды. Чираттагы антипремиянең иясе «Мин татарча сөйләшәм» концертында билгеле булачак.
Акциянең концерты, гадәттәгечә, 26 апрель көнне,  Габдулла Тукайның туган көнендә узачак. Бу көнне, сәгать 16:00 дә Бауман урамында, концерттан тыш, төрле бәйгеләр, акция символикасы төшерелгән ябыштыргычларны тарату һәм башкалар узачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ