«Миңа гел фәрештәләрем ярдәм итте»,- дия иде ул

Озакка сузылган авырудан соң 89-яшендә РФ нең атказанган рәссамы, ТР халык рәссамы, Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рада Хөсәен кызы Нигъматуллина арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Сынчыны үзе теләгәнчә Камал театрыннан озатып калдылар.

Татар сәнгатенә үзенең җете милли темалар кертүе белән дә, татарлар арасында беренче сынчы хатын-кыз буларак та тарихта үз эзен калдырып китте Рада ханым. Аның милли рухыбызны ачып биргән «Бишек җыры», «Май атлау», «Кич утыру», «Гармун», яки йөзләгән фигулалы «Сабан туй»  композицияләре үзе бер хәзинә. Кечкенәдән театр артистлары Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Камал III, композитор С.Сәйдәшев, опера театрыннан Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев, Галия Кайбицкая, Мөнирә Булатова кебек шәхесләр белән якыннан аралашып яшәгән кеше буларак, Рада ханымның иҗатында әдәбият-сәнгатьнең йогынтысы аеруча калку күренә. Әйтик, 80 нче елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына һәм сугыш елларында узган балачагына багышланган шәкеле дөнья күргән сынчының. Камал театры белән бәйләнеш турында сөйләгәндә, шуны да искәртергә кирәктер: кечкенә Рада 1946 елда әнисе белән Кама Тамагы районының Балчыклы авылыннан Казанга күченеп килгәч, әнисенең бертуганы Галия апаларында (булачак режиссер Марсель Сәлимҗановның әнисе) 8-9 җан булып бергә яшиләр. Бераздан «күршебез Салих ага Сәйдәшев һәм аның хатыны Асия апа иркен яшәүләреннән уңайсызланып булса кирәк, үзләренә күчәргә куштылар. 5 ел алар белән бер фатирда яшәдек. Иҗатымда аңа мөрәҗәгать итүдә бернинди очраклык юк,- дигән иде Рада ханым иҗат этапларын барлап утырганда.

Г. Тукайның тормышына, иҗатына багышланган «Кырлай минем бишек җырым», «Исемдә калганнар. Асрамага бала бирәм, кем ала?», «Таз», «Аерылу» кебек эшләр дә күз алдында. Кызлары — сынчылар Изабелла Рогожина һәм Марина Нигъмәтуллина белән бергәләп башкарган Тукай сериясе өчен (44 күпфигуралы композиция) алар 2007 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булалар. Аларның Тукае – үзе бер эпос.

Мәдәниятебезнең йөзек кашы булган сәнгать әһелләренең, каһарман җәлилчеләрнең мәрмәрдән, бронзадан бюст, сыннарын эшләгән мәшһүр остага тимер дә, агач та, яүзле балчык та, керамика да бердәй буйсына иде. Күп кенә эшләре музейларда сакланса, театр, концерт заллары фоеларын бизәсә дә, сынчылар гаиләсе тупланмасының шактый өлеше (400 гә якын эш) Яшел Үзән районындагы йортларында чыккан янгында харап булды. Бик өзгәләнде инде Рада Хөсәеновна моның өчен.

Шулай да рухы белән көчле кеше иде. Конъюнктураны җене сөймәде. Үзе белгәнне, күргәнне, җаны белән тойганны эшләде. Оптимист булды. «Һөнәремә килгәндә, мин һәрвакыт иркен эшләдем. Һай килеп чыкмый, булдыра алмыйм бит дип аптыраган чагым булмады. Миңа гел фәрештәләрем ярдәм итте. Мин аларга гомерем буе рәхмәтле булдым. Теманы мин еш кына төшемдә күрәм дә онытылганчы дип, торып кечкенә генә итеп эшләп тә куям. Бөтен күләмле сыннарым төш аша эшкә аштылар. Сизеп торам, кемдер булыша миңа, кемдер кулымнан тотып эшләтә. Шуңа да эшләүнең бер кыенлыгын да тоймыйм — дип әйтә торган иде ул җилкәсендәге үзе генә тойган фәрештәләренә ымлап. -Күпме гомер яшәп, әйдәп баручы сынчы саналып та, конкурсларда отып та, бер генә һәйкәл дә куя алмадым….»- дип уфтанып та алгалый иде Сәйдәш, Вахитов, Шаляпин, Шишкин һәйкәлләре белән булган мәрәкәләрне исә төшереп. Нишлисең, Сара Садыйкова һәйкәленең дә тарихы озын булды…

Изабелла РОГОЖИНА: «Рада Нигъмәтуллина кызлары»,- дип кем генә әйтмәсен, дәрәҗәгә саныячакбыз…

— Баштан төрлесен уздырырга туры килде, әмма без шуңа ирештек – ни генә булмасын бердәм, ныклы коллектив була алдык. Бер гаиләдә дүрт сынчы иңгә-иң эшләдек. Әниебез дә бер генә көн дә иҗатсыз яшәмәде. Сеңлем Марина белән иҗади гаиләбезнең төрле мизгелләрен видеога төшереп барырга тырыштык. Шуның кадәр уникаль кадрларыбыз бар. Кем белә, бәлкем кайчан да булса зур фильм эшли алырбыз. Шуны сөенеп белдерәм: «Рада Нигъмәтуллина кызлары» дип кем генә әйтмәсен, без моны дәрәҗәгә саныячакбыз,- дип Изабелла Викторовна да күңелендәге әтиле-әниле булган бәхетле мизгелләрен барлады.

Хушлашу мәрәсимендә чыгыш ясаучылар шактый булды. Ни өчен Камал театрында хушлашабыз дигән сорауга да җавап озак көттермәде. Халык артисты Әзһәр ага Шакиров Рада Нигъматуллинаның бөтен җаны белән театрга бәйләнүенә басым ясап, «Театр темасына аның кебек эшләгән бер генә рәссам да, сынчы да юк», — дип белдерде.

Якты дөньядан киткәндә үзенең кул җылысын саклаган эшләре белән хушлашырга Камал театрына килү – Рада ханымның күптәнге васияте иде. Ул дигәнчә булды.

…Сынчы белән бәйле хатирәләрне шулай кайта-кайта искә алырбыз әле. Мәрүмнең авыр туфрагы җиңел булсын.

Расиха ФАИЗОВА
Фото заставки: tatar-inform.ru

Добавить комментарий