Логотип Магариф уку
Цитата:

Министр проекты авыл мәктәпләренә барып җитте

Ел башында гамәлгә кергән «Мәгариф» милли проекты үзәктән ерак булган авыл мәктәпләренә дә барып җиткән. Бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин хуплап чыккан проектның еллык нәтиҗәләре турынд...

Ел башында гамәлгә кергән «Мәгариф» милли проекты үзәктән ерак булган авыл мәктәпләренә дә барып җиткән. Бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин хуплап чыккан проектның еллык нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. 
2019 елда Россия мәктәпләрендә 160 мең бала өчен урыннар булдырылган. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова әйтүенчә, 150дән артык колледж һәм техникумда 150дән артык  остаханә һәм заманча аудитория барлыкка килгән. Шулай ук субъектларның төрле шәһәрләрендә балалар технопарклары ачылды.
Милли программа авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләрдә укучыларның проблемаларын хәл итүне дә күздә тота.  Бу уңайдан «Заманча мәктәп» федераль программасы кысаларында авылларда 2 меңнән артык махсус үзәкләр ачылды. Алар «Үсеш ноктасы» исеме астында эшләп килә.
«Үсеш ноктасы» — цифралы һәм гуманитар белем бирү үзәге. Мондый белем учакларының максаты укучыларны заманча технологияләр белән эшләргә өйрәтүдә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ