Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мирас» татар музыкасы фестивален күрми калма

Бу көннәрдә С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында Н.Җиһанов исемендәге V “Мирас” татар музыкасы фестивале бара. Быел ул ТАССР төзелүнең 100 еллык юбилеена багышлап уздырыла һәм өч көн дәвам итә...

Бу көннәрдә С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында Н.Җиһанов исемендәге V “Мирас” татар музыкасы фестивале бара. Быел ул ТАССР төзелүнең 100 еллык юбилеена багышлап уздырыла һәм өч көн дәвам итәчәк. Фестивальнең беренче көн программасы “Туган җирем - Татарстан”, 18 гыйнвар көнне узачагы “Яшьлек”, ә 22 гыйнвар көненә тәгаенләнгәне “Көй һәм сүз ” дип атала һәм анда төрле буын мәшһүр татар композиторларының Татарстан тарихы, мәдәнияте белән бәйле әсәрләре яңгыраячак.
Фестивалнең 15 гыйнварда нәкъ менә Нәҗип Җиһановның туган көнендә башлануы да зур мәгънәгә ия. “Мирас” фестиваленең ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның фестивальдә катнашучыларга һәм музыкаль бәйрәм кунакларына сәләмләү хаты да җиткерелде.
“Талантлы композиторларның шанлы иҗатына нигезләнгән күпгасырлык музыкаль традицияләре – Татарстан халкының горурлыгы. “Мирас” милли әсәрләребезнең иң мәшһүр үрнәкләре белән танышу мөмкинлеге бирә. Фестивальдә катнашучы һәркемгә уңышлар, күтәренке рух һәм яңа казанышлар, ә тамашачыларга исә тылсымлы көйләр дөньясына сәяхәттән онытылмаслык тәэсирләр, яшәү дәрте алуларын телим ”,- диелде анда.
Тамашачы чыннан да Нәҗип Җиһанов, Фасиль Әхмәтов, Борис Трубин, Рәшит Кәлимуллин, Фәрит Яруллин, Мирсәет Яруллин, Мәсгут Латыйпов, Шамил Шәрифуллин, Резеда Ахиярова, Александр Кючарев әсәрләре дулкынында кич буе тылсымлы көй дәрьясын гизде. 90 яшен билгеләп узучы Борис Трубинны исә тамашачы аякүрә басып сәламләде. Айсылу Сәлманова (сопрано), Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры чыгышлары да фестивальнең гүзәл бер бизәге булды. Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры белән кич буе Василий Валитов дирижерлык итте. Шунысын да әйтергә кирәк, «Мирас» фестивале 2015 елдан бирле ТР симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский инициативасы белән уздырылып килә.
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ