Логотип Магариф уку
Цитата:

Мирза Мәхмүтов премиясе лауреатлары билгеле

Мирза Мәхмүтов ис. премиянең быелгы ияләре билгеле булды. Тиешле боерык ТРның рәсми сайтында урнаштырылган. Күренекле татар галиме Мирза Мәхмүтов исемендәге премия Рөстәм Миңнеханов  тарафыннан 2018 е...



Мирза Мәхмүтов ис. премиянең быелгы ияләре билгеле булды. Тиешле боерык ТРның рәсми сайтында урнаштырылган. 
Күренекле татар галиме Мирза Мәхмүтов исемендәге премия Рөстәм Миңнеханов  тарафыннан 2018 елның декабрь азагында гамәлгә куелган иде. Быел дәүләт бүләге КФУның IT-лицее химия укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Фидалия Халиковага һәм КФУның Психология һәм мәгариф институты профессоры, педагогик фәннәре докторы Валерьян Габдулхаковка тапшырылачак.
Сүз уңаеннан, Фидалия Дамир кызы — «Мәгариф»нең актив авторы. Ул журналыбызның редколлегия әгъзасы булып тора. Фидалия Халикова укытучылардан килеп ирешкән дәрес эшкәртмәләренә, конкурс эшләренә бәя бирә.




Премиягә лаек булган затлар «М.И.Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты» исеме,  акчалата бүләк, диплом һәм мактау билгесе белән бүләкләнәчәк.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ