Логотип Магариф уку
Цитата:

"Моңлы саз чыңнары" бәйгесендә үзгәрешләр бар

Укытучылар соравы буенча Габдулла Тукай иҗатына багышланган бәйгегә эшләр кабул итү вакыты 25 апрельгә кадәр озайтылды. Март аенда «Мәгариф» журналы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һ...

Укытучылар соравы буенча Габдулла Тукай иҗатына багышланган бәйгегә эшләр кабул итү вакыты 25 апрельгә кадәр озайтылды. 
Март аенда «Мәгариф» журналы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсы игълан итте. Бүгенге көндә безнең редакциягә Татарстанның төрле районнарыннан 50дән артык эш килеп иреште.
Конкурс «Шагыйрьнең тормыш юлы» һәм «Г.Тукайның иҗат дөньясы» номинацияләрен үз эченә алды.
Язмаларны «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: magarif-konkurs@bk.ru) юлларга кирәк. Хатның темасында «Моңлы саз чыңнары» конкурсына дип искәртергә кирәк.
Конкурста җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы Казанның «Ногай» кунакханәсендә Тукай залында үтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ