Логотип Магариф уку
Цитата:

«Нефтьченең бер көне» җиңүчеләрен бүләкләр көтә

 «Гаилә һәм мәктәп» журналы «Нефтьченең бер көне» бәйгесенә нәтиҗә ясаячак.  «Татнефть» АҖ белән берлектә балалар арасында үткәрелгән рәсемнәр һәм хикәяләр бәйгесенең җиңүчеләре иртәгә билгеле булачак...

 «Гаилә һәм мәктәп» журналы «Нефтьченең бер көне» бәйгесенә нәтиҗә ясаячак.  «Татнефть» АҖ белән берлектә балалар арасында үткәрелгән рәсемнәр һәм хикәяләр бәйгесенең җиңүчеләре иртәгә билгеле булачак.
Бәйгедә барлыгы 150-ләп бала катнашты. Алар Татарстанның төрле район-шәһәрләрдә яши. Нигезләмә таләп иткәнчә,  нәни катнашучылар  конкурс эшләрен нефтьче хезмәте белән бәйләргә тиеш булдылар. Бәйгенең максаты нефть чыгару өлкәсендә тир түгүче һөнәр ияләре мисалында табигатькә сакчыл караш тәрбияләү иде. Әлеге бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары, урта мәктәп укучылары катнашты.
Компетентлы жюри иң-иңнәрне сайлап алды. Җиңүчеләргә вәгъдә ителгән Lego конструкторлары үз хуҗаларын көтә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ