Логотип Магариф уку
Цитата:

«Нефтьченең бер көне» җиңүчеләре билгеле

 «ТАТМЕДИА» брифинглар залында «Татнефть» компаниясе белән берлектә инде икенче ел рәттән үткәрелә торган «Нефтьченең бер көне» рәсемнәр һәм хикәяләр бәйгесе җиңүчеләре җыелды.Аларны котларга «ТАТМЕДИ...

 «ТАТМЕДИА» брифинглар залында «Татнефть» компаниясе белән берлектә инде икенче ел рәттән үткәрелә торган «Нефтьченең бер көне» рәсемнәр һәм хикәяләр бәйгесе җиңүчеләре җыелды.


Аларны котларга «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры урынбасары, «Мәгариф» журналы редакциясе җитәкчесе Сөмбел Таишева, «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы мөхәррире Рамил Миңнуллин, сәнгать белгече, шагыйрә, рәссам, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатыРозалина Шаһиева, Россия Рәссамнәр берлеге әгъзасы, Казанның Байназар Әлмиев исемендәге 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Дәринә Ильясова килде.



 

Җиңүчеләр кем дисезме? Менә алар:


«Иң яхшы рәсем» номинациясе


5-9 яшьлекләр


1 урын – Раяз Шәйхразыев, Актаныш районы Пучы урта мәктәбе укучысы


2 урын – Кәрим Хәбибрахманов, Казанның 16 нче татар-инглиз гимназиясе укучысы


3 урын –Арслан Таишев, Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган 18 нче мәктәбе укучысы


Әскәр Богданов, Казандагы 127 мәктәп укучысы



 

10-14 яшьлекләр


1 урын  – Сәйдә Нотфуллина, Казанның 180 нче мәктәп укучысы


2 урын  – Румил Хаҗиев, Актаныш


3 урын  – Камилә Исхакова, Казанның 184 нче мәктәбе укучысы


Азалия Газизова, Сарман районы Мортыш Тамак мәктәбе укучысы


 

«Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар» номинациясе


2 урын – Рамазан Якупов, Актаныш районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” укучысы


Матвей Лихачев, Яр Чаллының 106нчы “Күңелле уен” (“Забава”) балалар бакчасында тәрбияләнә


3 урын – Салават Вәлиев,  Нурлат шәһәре «3нче урта гомуми белем мәктәбе”


Ислам Исмәгыйлев, Актаныш районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты”


 

«Хикәя» номинациясе 


1 урын – Мәликә Әхмәтвәлиева, Нурлат шәһәренең 1 нче номерлы балалар бакчасы


2 урын – Исламия Халикова, Казанның 16 нчы гимназиясе укучысы


3 урын – Әмир Фәрхуллин, Мамадыш


 

 Айгөл Гинятуллина, Казандагы 16 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:


– Һөнәрләр темасын узганда моңа кадәр нефтьчеләр читтә кала бирде. «Нефтьченең бер көне» бәйгесен игълан иткәч, без җир маен чыгаручылар хезмәтенә игътибар иттек. Укучымның нефтьне кара алтынга тиңләп, авыр хезмәтне матур итеп тасвирлавы үземне дә таң калдырды. Рәхмәт сезгә!


 

Оркыя Әхмәтҗанова, Яр Чаллының «Күңелле уен» балалар бакчасы тәрбиячесе:


– Безнең бакча журнал оештырган һәр проектта катнашырга тырыша. Редакция вәкилләренең безгә кунакка да килгәне бар. Моңа кадәр без Мавыктыргыч фән һәм техника бинасында узган «Табигать баласы» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасына килгән идек. Киләчәктә дә бергә булыйк. Балаларның иҗатына бәя биреп, аларны шатландырганыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт.



Фотоларны түбәндәге сылтама буенча үтеп күрә аласыз:
https://yadi.sk/a/H-v0Shm28eHNWQ
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ