Логотип Магариф уку
Цитата:

Ни өчен танылган журналистлар балаларын татар гимназиясенә бирә?

Казанның 2 нче татар гимназиясендә беренче кыңгырау чыңлады. Алты йөз туксан җиде бала, белемнәрен саф татар телендә үзләштерәбез дип, яңа уку елына аяк атлады. Шуларның туксан өче кулларына беренче м...

Казанның 2 нче татар гимназиясендә беренче кыңгырау чыңлады. Алты йөз туксан җиде бала, белемнәрен саф татар телендә үзләштерәбез дип, яңа уку елына аяк атлады. Шуларның туксан өче кулларына беренче мәртәбә Әлифба тотты. Җиз кыңгырау чыңлаганнан соң яңа гына сабыйлыктан чыккан балаларга тәүге дәреслекләрен олы иптәшләре – 11 нче сыйныф укучылары тапшырды.


«Әлифба – ул белем дөньясына алып керүче беренче китап. Аның соңгы битенә кадәр укып чыкканнан соң, өйдәге киштәнең иң өске өлешенә генә түгел, күңел түренә салып куярга кирәк», – дип ассызыклады 2 нче гимназиянең директоры Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина Белем бәйрәме тантанасында.IMG_4094


Бәйрәм чарасы бик күңелле оештырылган иде. Милли татар костюмнары киеп башкарылган җырлар, биюләр, шигырь сөйләүләр, олырак сыйныфларда укучыларның чыгышлары бала күңеленә генә түгел, таш йөрәкне дә ватып ана теленә мәхәббәт уятырлык иде.IMG_4055


Тантана соңында гимназия директоры янына кереп яңа уку елына планнар, уй-фикерләре белән танышасы килде. Кабинетына килеп керүгә, Камәрия Зиннуровна әле кичә генә Хаҗдан алып кайткан Зәм-зәм суыннан һәм татлы җимешләрдән авыз итәргә тәкъдим ясады. Хаҗ вакытында җыелган хисләре белән уртаклашканнан соң, мәктәп темасына күчтек. «Гәрәп илләре белән чагыштырганда туган ягыбыз – ул җәннәт бакчасы икән, ыгы-зыгылар тудырмыйча шуның кадерен беләсе иде», – дигән фикерне җиткерде әңгәмәдәшем.


«Яңа уку елын нинди өметләр белән башлап җибәрәсез?» дигән сорауга директор болай дип җавап бирде: «Балаларга ныклы белем, яхшы тәрбия бирә алсак иде. Милли мәгарифне тиешле дәрәҗәдә тота алу мәсьәләсе мине бик борчый. Милли мәгарифнең асылын саклыйсы иде. Аның асылы – предметларны ана телендә укытып, туган телне көнкүрештә кулланып саклау һәм үстерү. Уку елы башына кадрларны туплап бетердек. Милли мәктәпкә укытучылар эзләү мәсьәләсе сәнгатькә тиң дип уйлыйм. Олпат югары уку йортын уңышлы гына тәмамлап чыкса да, ана телендә камил аңлата белмәсә, укытучы белемне яртылаш кына бирә дигән сүз. Белеме дә ныклы булсын, телне дә яхшы белсен. Шушы ике шартны булдыру өчен яңа килгән мөгаллимнәрне күп сораулар биреп төрле яклап сынап карыйбыз. Үзебезгәукытучы сайлаганда фәннәрне татар телендә үзләштергән, укытучы һөнәрен яраткан, үз предметын яхшы белгән кешеләргә өстенлек бирәм».


Яңа уку елында гимназиягә татар телен камил белүче 6 яңа укытучы килгән, шуларның өчесе ир-ат. Ир-ат укытучылар биология, тарих фәннәреннән һәм инглиз теленнән белем бирәчәкләр. Берничә ел элек гимназияне алтын медальга тәмамлаган укучылары быел 1 нче «Г»ны җитәклиячәк.IMG_4063


Директор урынбасары Гөлшат Шәйхелисламова әйтүенчә, узган уку елын гимназия уңышлы тәмамлаган, уртача күрсәткечләр республиканыкыннан да, шәһәрнекеннән дә югарырак. 47 чыгарылыш укучысы арасында яртысыннан күбесе имтиханнарны уртача 80-99 баллга тапшырган. 4 укучыларының нәтиҗәсе 99 балл булган.


Беренче сентябрь бәйрәменә 2 нче гимназиягә балаларын алып килгән берничә ата-ана арасында сораштыру үткәрдек. Төп сорау: «Ни өчен балагызны татар гимназиясенә бирергә булдыгыз?».


«ТНВ» телеканалында тапшырулар алып баручы Данил һәм Әдилә Сәфәровлар олы уллары Сабирны быел беренче сыйныфка озатты. «Ел дәвамында улым гимназиянең әзерлек төркеменә йөрде. Минемчә, гимназия милли мохит буенча Казанда беренче урында тора. Бик күп танышларым бу мәктәпне тәмамлады, һәм берсе дә тормышта югалып калмады. Бу – минем өчен зур күрсәткеч. Гимназия директоры Камәрия Зиннуровнаны хөрмәт итәбез. Директордан бик күп әйбер тора. Милли мохитне булдыру да, белем бирү сыйфатын тоту да. Шуңа күрә гимназиягә зур ышаныч белән карыйбыз. Улыбыз, бу мәктәпне тәмамлап, чын кеше булыр дип өметләнәбез», – дип үз фикере белән уртаклашты гаилә башлыгы Данил Сафаров.


«Татар радиосы»нда кичке тапшырулар алып баручы, балалар шагыйре Ләбиб Леронның кызы Айсылу Леронның олы кызы Фәридә дә быел беренче сыйныфка керде. «2 нче гимназиядә укып чыккан кеше буларак, мондагы атмосфераны, укытучыларны беләм. Шуңа күрә ышанып, зур өметләр баглап беренче балабызны шушы гимназиягә алып килдек. Минемчә, бу – республикада бердәнбер чын мәгънәсендәге татар гимназиясе. Башка мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскарту барган чорда бар фәннәрне дә саф ана телендә бирүче уку йортына ялкынланып килдек. Үзегез күреп торасыз, безнең кебек баласына туган телдә белем бирергә теләүчеләр бик күп монда», – ди Айсылу Лерон.


Танылган журналист, җырчы, концертлар алып баручы Зөлфәт Зиннуров та олы кызы Зәлияне мәктәпкә озатты бүген. «Телевидениеда эшли башлаган чордан ук 2 нче гимназия белән бик тыгыз элемтәдә тордым, балалар тапшыруларына укучыларны җәлеп итә идек. Заманында матур бантиклар тагып килгән шул укучылар күбесе хәзер минем коллегалар булды. Күп кенә укучылар белән аралашканнан соң, Камәрия Зиннуровна белән танышу бәхетенә ирешкәннән соң баланы монда китерәсе килде. Күп кенә дусларымның да балалары шушында укый. Монда дисциплина, тәрбия әйбәт. Иң мөһиме – балаларның саф татар телендә укуы сөендерә. Гомумән, гимназия яныннан үтеп барышлай укучыларның татарча исәнмесез дип эндәшүләре дә күңелгә сары май булып ята. Йөрергә ерак булса да, авырлыклардан курыкмыйча, кызыбызны 2 нче гимназиягә озатабыз».


«Идел» журналы баш мөхәррире Радик Сабиров ике кызын да татар гимназиясенә алып килгән. «Гимназия каршында «Балакай» балалар бакчасы эшли. Кызыбыз шунда йөрде. Иртә таңнан килеп керәсең, бакча «Әссәләмәгаләйкем» җыры белән каршы ала. Күңелгә рәхәт. Әлбәттә, уку күрсәткечләре буенча 2 нче гимназия – Казанның иң яхшы мәктәпләренең берсе. Олы кызым 6 нчы сыйныфка бара, кечесен 1 нче сыйныфка озатабыз. Без гимназиядән кәнагәть. Укыр өчен дә, иҗади үсеш өчен дә бар мөмкинлекләр тудырылган. Музыка мәктәбе, бию һәм башка түгәрәкләр бер бина эчендә эшли. Камәрия Зиннуровна җитәкчелегендәге тәҗрибәле укытучылар коллективы безнең сайлауда мөһим роль уйнады», – дип фикерен җиткерде Радик әфәнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ