Нурлы Әминә апа!

Мәркәзебез Казан каласында квалификацияне күтәрү курсларында укыганда, Мин Балтач районыннан дип, үземне таныштыргач, “Ә, алайса Сез “Татарстан яшьләренең актив хәбәрчесе Әминә Мөхәммәтҗанова районыннан икәнсез!”- дип сүз башлады бер хезмәттәшем. Әле мин Әминә апа гомер итүче Югары Шубан авылыннан, бер мәктәптә эшлибез дигәч, әңгәмәдәшемнең йөзе тагы да балкып китте. “Аның язган мәкаләләрен бик яратабыз, һәрбер язмасының бер җөмләсен дә калдырмыйча укыйм!” – бу сүзләр минем күңелемдә зур горурлык хисләре уятты. Гүзәл Балтачыбызда, туган авылымда бөтен республикага билгеле шундый күренекле шәхесләр яшәве нинди дәрәҗә!

Әйе, сүзем мөгаллимә, хәбәрче, җәмәгать эшлеклесе Әминә Габделбәр кызы Мөхәммәтҗанова турында.

Ул 1950 елда атаклы мәдрәсәсе белән бөтен тирә-юньдә дан тоткан данлыклы Түнтәр авылында туа. Туган телгә булган мәхәббәт аны Казан дәүләт педагогика институтына алып килә. 1973 елда, укытучылык дипломы алгач, Карадуган урта мәктәбендә укучыларга туган тел һәм тарих фәннәре нигезләрен төшендерә башлый. Эзләнүчән мөгаллимә, фән нигезләрен укыту белән чикләнмичә, колхоз радиосында диктор һәм мөхәррир була. 12 авыл халкы ул әзерләгән тапшыруларны көтеп ала, күпләр үзләре дә чыгыш ясау бәхетенә ирешә. Авыл яшьләре белән сәхнәләштергән “Гөлҗәннәтнең җәннәте” спектакле исә район бәйгесендә беренчелекне ала.

Мәктәптә укыганда ук Муса Җәлил эзләреннән сәфәргә чыгучы Әминә апа музей эшчәнлеген дә нәтиҗәле итеп оештыра. Аның җитәкчелегендәге “Кызыл ромашка” штабы М.Җәлилне белгән бик күп шәхесләр белән элемтәгә керә, хатлар алыша, кызыклы очрашулар оештыра. Шагыйрьнең сеңлесе Хәдичә, хатыны Әминә һәм кызы Чулпан белән очрашу истәлекләре – фотосурәтләр, магнитофон язмалары музейда әле дә кадерле ядкарь булып саклана.

Шубан егете Ринат белән гаилә коргач, ул мондагы башлангыч мәктәптә нәниләргә хәрефләр язарга өйрәтә, сабыйларны тәүге тапкыр белем серләренә төшендерә.

Ринат абый белән Әминә апа гаиләсе һәрьяктан үрнәк өч бала тәрбияләп үстерделәр. Аларның өчесе дә югары белем алды.

Уллары химия-технология университетын тәмамлады. Олысы Рәдис – Казанның оргсинтез заводында оператор, кечесе Риназ – Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының әйдәп баручы белгече.

Кызлары Гүзәл – әнисе һөнәрен дәвам итә. Норма мәктәбендә балаларга инглиз һәм испан теле нигезләрен төшендерә. Бик күп бәйгеләрдә актив катнаша, гел алдынгы урыннарны яулый.

Әмиә апаның мөгаллимлек стажы 47 ел! Әйтергә генә ансат. Бу, төптән уйлап карасаң, ике кешелек хезмәт юлы, ләбаса…

Әминә апа 28 ел буе башлангыч сыйныфларда белем бирде. Ул башлангыч сыйныфлар өчен риторика дәреслекләре авторы. Яңгул һәм Балтач мәктәбенең тәҗрибәле укытучылары Гөлсинә Сафиуллина, Миләүшә Гарифуллина белән берлектә ”Переспектив башлангыч мәктәп” программасы буенча дәрелекләр комплекты төзеделәр. Бүгенге көндә дә республикабыз балалары алар төзегән “Әдәби уку” дәреслекләре белән гыйлем нигезләрен яулыйлар.

Әминә апа сәнгатькә гашыйк. Сәхнәдә нәфис сүз остасы булып таныла. Ул укытып чыгарган балалар да төрле бәйгеләрдә гел алдынгы урыннарны ала.

Берәр концерт, спектакльне сәхнәләштергәндә, без Әминә апаны режиссер итеп чакырабыз. Кайда нинди интонация, нинди хәрәкәт кирәк- һәммәсен әйтеп бирә.

Тынгысыз күңелле Әминә Габделбәр кызы берничә җәмәгать эше башкара. 1999 нчы елдан Шубан авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе. 2011 нче елда Казанда Республика ветераннар советының VI

конференциясендә катнаша. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының урындагы җитәкчесе, район хатын-кызлар оешмасы әгъзасы.

Әминә Габделбәровна 2013 елда “Ел хатын-кызы” бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясады. “Өченче буын героинясы” номинациясендә икенче урынга лаек булды. Ике тапкыр Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты.

Яшьтән үк сәяхәт итәргә ярата. Элекке Советлар Союзының күп кенә республикаларында туристик сәяхәтләрдә күргәннәрен коллегаларына мавыктыргыч итеп сөйли.

Тәҗрибәле мөгаллимә 15 ел Шубан мәктәбендә укучыларга ислам кануннары нигезендә әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтте. Хезмәтенең олы бәяләмәсе – Изге Хаҗ сәфәренә юллама булды.

Ул гел камиллеккә омтылып яши. «Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы» исемендәге мәдрәсәнең кичке бүлегендә белем ала.

Әминә апаның тынгысыз эшчәнлеге хөкүмәтебез тарафыннан да югары бәяләнә. Ул – Хезмәт ветераны, Россия Мәгариф Министрлыгының мактау грамотасы, Мәскәү «Академкнига/ Дәреслек» шәшриятының рәхмәт хатлары һ.б. лар. Саный китсәң, бик күп дәрәҗәле исемнәр. Мин аларның берничәсен генә әйтем үттем.

Әминә апаның ихатасын гөлләр патшалыгы бизи. Һәрбер гөл аның кемнән алынуына карап исемләнә: Хәсәншәех Гали абый лаләләре, Маһиасмә лилияләре…

Яшелчә, җиләк җимеш бакчасы да күзне иркәли: бауга үрмәләгән кыярлары “Мине ал, мине өз!” дигәндәй, кызыктырып үскәннәр, алмагачлары сусыл алмаларын күтәрә алмыйча, җиргә кадәр сыгылганнар.

Гомер көзләренә кергәндә дә, безнең Әминә апа гел актив, гел хәрәкәттә. Менә беркөнне генә дә, пакетка кызгылт алмалар тутырып, мәктәпкә килеп керде. Йөзе нәкъ пакетындагы алмадай матур, нурлы! Аны барча кеше, кадерле кунакны каршылагандай, шатланып каршы алды. Әминә апа йөзендәге ул нурдан бөтен мәктәп эче яктырып китте!

Гел шулай матур булып, үзегезнең елмаюыгыз белән иркәләп, безнең янәшәдә озак еллар гомер кичерегез, Әминә апа!

Инсаф СӘЛӘХЕТДИНОВ,
Балтач районы Шубан төп мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Добавить комментарий