Логотип Магариф уку
Цитата:

«Пионер йорты каршындагы түгәрәкләр» дигән исем бетәчәк

Балалар сәнгать мәктәпләре бүтән «пионерлар йорты каршындагы түгәрәкләр» дип саналмаячак. Шул уңайдан, Президент «Мәгариф турында»  канунга төзәтмәләр кертте. Балалар сәнгать мәктәпләре төрл...

Балалар сәнгать мәктәпләре бүтән «пионерлар йорты каршындагы түгәрәкләр» дип саналмаячак. 
Шул уңайдан, Президент «Мәгариф турында»  канунга төзәтмәләр кертте. Балалар сәнгать мәктәпләре төрләре билгеле, шул исәптән «балалар музыка мәктәбе», «балалар хор мәктәбе», «балалар сәнгать мәктәбе» һәм башкалар. Балаларның сәнгать мәктәбендә белем алу нәтиҗәләре профильле училищеларга һәм югары уку йортларына кабул ителгәндә исәпкә алыначак. Бу сәләтле укучыларга белем алуны дәвам итәргә ярдәм итәчәк. Балалар сәнгать мәктәпләренең белем бирү эшчәнлеге өчен хәзер , Мәгариф министрлыгы белән килешенеп, Мәдәният министрлыгы җавап бирәчәк.
Сәнгать уку йортларында бюджет урыннарын Мәдәният министрлыгы 2022 /2023 уку елыннан бүләчәк. Әлеге канун шулай ук берничә сәнгать төре буенча мәктәпләр ачарга мөмкинлек бирә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Чыганак: Российская газета

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ