Логотип Магариф уку
Цитата:

Премия саны аз, лаеклылар күп

Әдәби әсәрләрнең төрлесе бар. Кайберләре, күңел кылларына кагылып, яшьлекне искә төшерә; балачакка, яшьлеккә алып кайта. Шулвакыт күңел нечкәреп китә, үзеннән-үзе күзләр яшьләнә... Мин хәзер дә, сигез...

Әдәби әсәрләрнең төрлесе бар. Кайберләре, күңел кылларына кагылып, яшьлекне искә төшерә; балачакка, яшьлеккә алып кайта. Шулвакыт күңел нечкәреп китә, үзеннән-үзе күзләр яшьләнә... Мин хәзер дә, сигезенче дистәне вакласам да, матур әдәбиятны күп укыйм. Шунлыктан «Казан утлары» – минем өстәл китабым. Бөтен яңа әсәрләрне аның аша укып калырга тырышам. Өлгерә алмаганына исә китап кибете ярдәм итә. Ләкин  ни кызганыч, татар китаплары иң аскы киштәләрдә урын ала. Кәефем китә. Шулай булса да,  идәнгә тезләнеп, татар китапларын барлый башлыйм...
Әгәр матур әдәбият турында сөйлибез икән, ел саен бирелә торган Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән кандидатларны да искә алып китү урынлы булыр. Быел бу премиягә дәгъва кылучы кандидатлар тугызау, ә премияләр саны аз. Шулай булырга тиештер дә инде, чөнки «Алтынның кыйммәте аның аз булуында»  ди халык. 
Сүземне озынга сузмыйча, Тукай премиясенә быел тәкъдим ителгән кандидатларыннан берсе – танылган каләм иясе Факил Сафинга гына тукталып китәсем килә. Хәзерге татар прозасының күренекле вәкиле Факил Сафин иҗаты белән инде мин күптән таныш. Аның 1994 елда язылган «Гөлҗиһан» повесте миңа барыннан да бигрәк ошады. Автор Гөлҗиһанның тормыш юлын халык язмышына бәйле рәвештә тергезә. Аның ятимлеген, атасы һәм үги ана хакына яратмаган кешегә кияүгә чыгуын, ир хыянәтен, авыр физик хезмәтен, баласының гарипләнүен, онык үстерү мәшәкатьләрен бәян итә. Гөлҗиһанның яшьлеген тасвирлаганда,  язучы хакимиятнең үзгәреш кичерүен һәм безнең өчен ерак булмаган, электәге җәмгыятьтә кешегә булган мөнәсәбәтләр киң рәвештә чагыла.
Моннан тыш, Факил Сафинның «Саташып аткан таң» (1999−2003) роман-трилогиясе дә миндә зур тәэсир калдырды. Аның нигезендә татар халкының электәге тормышы мөһим урын алып тора. Шуны ассызыклап үтү урынлы булыр: биредә автор озак еллар дәвамында Оренбург, Казан, Уфа, Мәскәү һ.б. шәһәрләрдәге төрле дәүләт архивларында тупланган тарихи документларны, фәнни әдәбиятны өйрәнеп, реаль тормышка нигезләнеп, татар халкы өчен күренекле булган Шамил Усманов, Муса Җәлил, Шәриф Камал, Салих Сәйдәшев шикелле  тарихи шәхесләрнең фаҗигале язмышын  ачыклап бирә.
Факил Сафин «Саташып аткан таң» роман-трилогиясендә үткән гасырдагы зур үзгәрешләрне чагылдыра. Биредә  татар халкының тарихы бер буын итеп күрсәтелә. Соңгы чорларда басылган әсәрләр арасында әлеге роман – иң әһәмиятлесе һәм җәмәгатьчелек игътибарын үзенә җәлеп итеп, тартып  тора.
Факил Сафинның калган әсәрләренә бәя биреп тормыйм. Әлеге әдипнең  2021 елдагы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булуын гына әйтәм.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ