Логотип Магариф уку
Цитата:

Путин Татарстан гаиләсенә медаль бирде

Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указны имзалады. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның Минзәлә районыннан күп балалы Гөлнар һәм Фәиз Хуҗагалиевлар гаил...

Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указны имзалады. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның Минзәлә районыннан күп балалы Гөлнар һәм Фәиз Хуҗагалиевлар гаиләсе дә күрсәтелде. Документ Россия хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. 
Хуҗагалиевлар гаиләсе дүрт бала тәрбияләп үстерә. 2016 елда гаилә башлыгы «Ел әтисе» Бөтенроссия конкурсында «Иң яхшы гаиләче» категориясендә катнашты.
Конкурска тәкъдим итү ролигында Гөлнар Хуҗагалиева ире тырышлыгы ярдәмендә улларының чын ир була белүләрен әйтте. «Синең ярдәмең белән алар иҗади, спорт яратучан, игелекле, акыллы, ачык кешеләр булып үсәләр», – диде ул.
«Ата-ана даны» ордены медале белән сәламәт яшәү рәвеше алып барган, балаларның физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгырткан, гаилә институтын ныгытуда үрнәк күрсәткән дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әти-әниләрне бүләклиләр.
Фото: tatar-inform.tatar

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ