Логотип Магариф уку
Цитата:

Путин туган телне өйрәтүче мәктәпне саклап калачак

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Алтай теленә өйрәтүче мәктәпне ябуга юл куймаска вәгъдә итте. Мондый үтенеч белән Президентка Алтай Республикасы журналисты мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз киск...

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Алтай теленә өйрәтүче мәктәпне ябуга юл куймаска вәгъдә итте. Мондый үтенеч белән Президентка Алтай Республикасы журналисты мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз кискен торган проблема турында Президент белән матбугат конференциясендә сөйләде. 
Алтай Республикасындагы бары бер шәһәрдә генә җирле халык телен укытыла торган мәктәп бар. Бүгенге көндә аңа ябылу яный. Белем учагына нигез салуга 30 ел. Бүген ул арендага алынган бинада эшләп килә. Журналист Владимир Путиннан Алтай мәктәбен төзергә ярдәм итүен сорады.
Алтай теле борынгы төрки телләрнең берсе булып санала. Ул башка төрки телләрнең нигезе булып тора дисәк тә була. Без милли мәдәниятны һәм туган телләрне сакларга тиеш. Бу мәктәпне торгызачакбыз, - дип белдерде Президент.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ