Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәхмәт сиңа, беренче укытучым!

Исәнме, туган җир! Сиңа кайттым! Исәнмесез, кешеләр, агачлар, таулар, челтерәвек чишмәләр, каз-үрдәкле күлләр, барыгыз да, исәнмесез! Мин ашыга-ашыга таныш сукмаклардан атлыйм. Менә кашкарый чәчәкләре...

Исәнме, туган җир! Сиңа кайттым! Исәнмесез, кешеләр, агачлар, таулар, челтерәвек чишмәләр, каз-үрдәкле күлләр, барыгыз да, исәнмесез! Мин ашыга-ашыга таныш сукмаклардан атлыйм. Менә кашкарый чәчәкләренә күмелеп утыручы мәктәбем. Кабат сиңа кайттым, тәүге белем серләренә төшендерүче мәктәбем! Кабул итеп ал рыясыз саф күңелле, сабый җанлы кызыңны. Кабат балачагыма кайтып, тузгак чәчләремә ак бантиклар тагып, тәүге “5”ле алуның рәхәт мизгелләрен кичерәсем килә. Балачакның иң күңелле, иң самими вакытлары синдә үтте.
Мәктәбемә якынлашкан саен йөрәгем ешрак тибә. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Белем серләренә төшендерүче, укуга кызыксындыручы уятучы син булдың мәктәбем. Ирексездән күңелгә шигырь юллары туа:
Кояш чыгып, нурын сипкәч,
Бар табигать җанлана.
Мәктәпкә барам, күңелем
Сабыйларча куана.
Өянкеләр озатып кала
Башларын горур тотып.
Мәктәбем, гүя, каршылый:
– Килдеңме, кызым? – диеп.
Әйе, еллар үткән саен хатирәләр яңарып, шау-шулы балачак искә төшә. Менә мин үзем укыган сыйныф бүлмәсендә. Җыйнак, пөхтә сыйныф бүлмәсеннән элеккегечә үк нур, яктылык сирпелә.
Мөгаен, кулдагы бармаклар санынча булган сыйныфташларым арасында иң бәхетлесе һәм шул вакытта таләпнең иң катысы төшкәне дә мин булганмындыр. Чөнки, мине назлап, кадерләп үстерүче әнием – минем беренче укытучым. Әниемә укытучы апа итеп карау миңа – күбәләктәй ак бантиклар таккан кызчыкка бик авыр иде. Башка сыйныфташларым кебек “апа”, әй, юк ”әни” дип эндәшүләрем бүгенгедәй хәтердә. Әниемнең бүтән сыйныфташларымны да үз баласы кебек яратуы, безгә һәрчак ярдәм кулы сузуы миндә горурлык хисләре уятты. Зәңгәрсу тышлы дәреслеккә укучы кыз сурәтләнгән дәреслек белән дә ул аерым бер соклану һәм хөрмәт белән таныштырды: “Балалар, бу изге китап – белемгә юл ачучы тәүге дәреслегегез – Әлифба китабы булыр. Без аның аша белем дигән олы дәрьяга юл салырбыз. Әлифба китабы сезне укырга, язарга гына түгел, дус, тату булырга өйрәтер... Ә мин сезнең ярдәмчегез, иң якын кешегез булырмын”.
Еллар арты еллар үтсә дә, мин галиҗәнап китапка мәхәббәт тәрбияләгән беренче укытучыма чиксез рәхмәтле. Әлифбаның серлелегенә, аның бөеклегенә төшендерә алган беренче укытучым, галиҗәнап – Әлифба китабы алдында баш иям. Мине генә түгел, бихисап малай-кызларны укырга-язарга өйрәткән беренче китабым әле дә саклана. Бүгенге көндә ирешкән уңышларымның башы син, Әлифбам! Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай ”Дөньяга беренче күзем ачылган урын – Кырлай” дип санаган кебек мине белем иленә алып кергән тәүге китабым – Әлифба, аның серләренә төшендерүче беренче укытучым – Әнием дияр идем мин.
Кулыма кабат китабымны кулыма алам. Шактый таушалган китабымның битләрен ачам, рәсемнәрен сыйпыйм. Һәрбер хәрефе мине укырга гына түгел, тормышка өйрәткән. Бер мизгелгә балачагыма кайткандай булдым. Янәшәмә әнием килеп басты. Ул, сөенеп, иңнәремнән кочты, чәчләремнән сыйпады, ә үзе, кулымдагы Әлифба китабыма карап, серле генә елмая. Минем нәрсә әйтергә теләгәнемне белә бугай әнием. Сабый баладай аңа ныграк сыенам һәм күңелемнән берүк сүзләрне кабатлыйм: ”Рәхмәт сиңа, Әлифбам! Рәхмәт сиңа, беренче укытучым – Әнием! Якынлашып килүче Укытучылар көне белән сине!”
Алисә ГОЗӘЕРОВА, Казан дәүләт медицина университеты педиатрия факультетының V курс студенты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ