Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамил Төхвәтуллин «5»легә өметләнә

Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин тарих буенча имтихан тапшырды. Г.Камал театры артисты, ТР Дәүләт Советы депутаты «Ата-аналарның БДИ тапшыру көне» акциясендә катнашты. Бердәм дәүләт имтиха...

Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин тарих буенча имтихан тапшырды. Г.Камал театры артисты, ТР Дәүләт Советы депутаты «Ата-аналарның БДИ тапшыру көне» акциясендә катнашты. 
Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү тәртибен, биремнәрен, нәтиҗә чыгару процессын үз күзләре белән күрергә теләүчеләр бүген Казанның 81нче мәктәбенә килделәр. Биредә имтиханны кабул итү пункты булдырылды.
«Мәктәпне һәм югары уку йортларын күптән тәмамланган кешеләр өчен бу – бик дулкынландыргыч вакыйга. Имтихан бит бу! БДИны гомеремдә беренче тапкыр тапшырам. Һәм гадәти имтихан түгел,  гомерем буе туплаган белем кирәк булачак. Минем белемем бар икән, мин аны күрсәтәчәкмен, раслаячакмын», - диде артист.
«Мәгариф»нең  «Нинди бәйге алырсыз дип уйлыйсыз?» – дигән соравына Рамил Төхвәтуллин: «Анысын әйтә алмыйм. Мин бит оракул түгел. «Дүртле»дән ким булмас өчен тырышачакмын», – дип җавап бирде.
Татарстанның халык артисты 11 сыйныф укучыларына БДИдан  курыкмаска, үз белемнәренә ышанырга киңәш итә. Аның фикеренчә, моның өчен китап укырга яратырга кирәк.
«Минем алты яшьлек оныгым бар. Мин аны көн дә китап укырга өйрәтәм. Әлбәттә заманча технологияләр бар, әмма алар китапны алыштыра алмый. Көненә кимендә 50 бит китап укымасам, көнем бушка үтте дип саныйм. Мин китапка гашыйк!», – диде Рамил Төхвәтуллин.
Айгөл ЮНЫСОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ