Логотип Магариф уку
Цитата:

Район башлыклары укытучыларга игътибарлы булса...

ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов район башлыкларын мәгариф өлкәсенә зур игътибар юнәлтергә өндәде. Яшь педагогларны «укытучы» һөнәренә багышлау тантанасында министр мәктәпләр белән тыгыз һәм...

ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов район башлыкларын мәгариф өлкәсенә зур игътибар юнәлтергә өндәде. Яшь педагогларны «укытучы» һөнәренә багышлау тантанасында министр мәктәпләр белән тыгыз һәм нәтиҗәле эшләүче район башлыкларын атады. 
«Күптән түгел без  үзебезнең коллегалар белән Мамадышта киңәшмә үткәрдек. Район башлыгы яңалыклар, үзе керткән өлеше турында сөйләде. Ул укытучыларга һәм мәгарифкә карата фикерен белдерде. Район башлыгы әйткән сүзләрдән районда мәгариф өчен күпме тырышканнарын аңдадык»,- дип сөйләде Рафис Борһанов.
Министр фикеренчә, мәктәп һәм укытучыга тиешле җаваплылык белән караган җитәкчеләр үзләренә бары файда китерәләр.
«Балаларның бер өлеше, мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга китсәләр дә, кире әйләнеп кайтканнары үз районын алга алып бару өчен бик күп белем тупларга тиеш. Әгәр дә хакимият башлыгы шул белемне туплар өчен шартлар тудыра икән, без бу нәтиҗәләрне бик тиз күрә башлыйбыз», - диде Борһанов.  
Шулай ук, уңай мисал итеп, Зәй районы аталды. Министр ассызыклавынча, әлеге район башлыгы да  бик күп игътибарын мәгарифкә юнәлтә: «Мондый районнар күп, шул сәбәпле, барысын да санап бетереп булмый. Әмма без алар турында белеп торабыз», - дип өстәде Рафис Тимерхан улы.
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ