Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикада БДИ тәмамланды

«Имтиханны оештыру ягыннан сораулар юк. Балаларны башта төркемнәргә бүлделәр. Аннары, социаль дистанцияне үтәп, аудиториягә урнаштырдылар. Һәркайсында дүртәр кеше, әмма бу – социаль дистанция аркасынд...

«Имтиханны оештыру ягыннан сораулар юк. Балаларны башта төркемнәргә бүлделәр. Аннары, социаль дистанцияне үтәп, аудиториягә урнаштырдылар. Һәркайсында дүртәр кеше, әмма бу – социаль дистанция аркасында гына түгел, ә үзенчәлекләре аркасында да», – диде ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. Бердәм дәүләт имтиханнарының төп көннәре тәмамлаган көнне ул башкаланың 139нчы гимназиясендә имтихан тапшыру пунктында булды.
Министр имтихан тапшыру өчен җиһазланган берничә кабинетны карап чыкты, чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар теләде.
«Күргәннәрдән канәгать калдым. Балаларның кәефе яхшы, ә бу – минем өчен иң мөһиме», – диде Рафис Борһанов.
Республика Мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, пандемия аркасында читтән торып уку һәм имтиханнар үткәрү тәҗрибәсен уңышлы дип санарга мөмкин.
Шулай да: «Мондый форма [имтихан тапшыру] тарихта калуын теләр идем, чөнки бу укуда өстәмә кыенлыклар тудыра. Дистанцион укыту – ул мәҗбүри чара», – дип белдерде Рафис Тимерхан улы.
Очрашу вакытында министр бүгенге көндә республикада йөз балл җыючы йөз иллегә якын укучы барлыгын искәртеп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ