Логотип Магариф уку
Цитата:

Ришвәтчелеккә бармы дәва?

Соңгы вакытта телебездә иң еш кулланыла торган сүзләр исемлеген төзесәң, мөгаен, «коррупция, ришвәт» сүзләре иң популяр сүзләр рәтендә булыр иде. Шулай булмыйча?! Гомер бакый күпләрнең хәләл көче белә...

Соңгы вакытта телебездә иң еш кулланыла торган сүзләр исемлеген төзесәң, мөгаен, «коррупция, ришвәт» сүзләре иң популяр сүзләр рәтендә булыр иде. Шулай булмыйча?! Гомер бакый күпләрнең хәләл көче белән тупланган дәүләти милекне алдап-елдап аерым кулларга алу мөмкинлеге тудырылгач, җиңел генә баеп калырга теләүчеләр ишәеп китте шул. Күренекле татар драматургы Зөлфәт Хәким дә үзенең бер пьесасына юкка гына «Ришвәткә дәва бармы?!» дигән исем биреп, бу яман чиргә карата үзенчә хөкем чыгарырга теләгәндер!
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә узган брифинг спикерлары да ришвәтчелекнең кан дошманнары кыяфәтендә иде. Брифингның темасы ук моңа ишарә: «Татарстандагы дәүләт власте органнары тарафыннан коррупциягә каршы көрәш сәясәтен тормышка ашыру» дип аталган иде ул. Татарстан Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсендәге ришвәтчелеккә каршы көрәш тикшерүләре бүлегенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов белән берлектә республикабызның экология һәм табигый байлыклар, шулай ук мәдәният министрлыкларының беренче урыпбасарлары Фаяз Шакиров һәм Юлия Әдһәмова журналистларга үз министрлыкларында, тулаем республикада бу заман чиренә каршы ни рәвешле көрәш алып барылуы хакында сөйләделәр. Юньле хуҗа үз өендәге чүпне читкә чыгармаган кебек, әлеге министрлык вәкилләренең дә бүгенге чыгышы минем үземә, башлыча, артык тирәнгә кермичә, башкарган эшләрен саннар белән чуарлап санап чыгуны хәтерләтте.
Шунысын да искәртик: 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтеләчәк. Шуңа беркадәр әзерлек, башкарылган еллык эшкә анализ ясау ниятеннән җәмәгатьчелек белән була торган очрашу-сөйләшүләрнең берсе иде бу. Ришвәтчелеккә каршы көрәшкә килгәндә, быел керемнәре турында тулы мәгълүмат бирмәгәннәре яки яшереп калдырганнары өчен республикабыздагы 6 түрә эшеннән алынган. Дәүләт эколлогия күзәтчелеге исә 5 меңнән артык табигатькә зыян китерү очрагын ачыклаган. Нәтиҗәдә 26 җинаять эше кузгатылган, әйләнә-тирәгә зыян китерүчеләргә 233 миллион сум күләмендә штраф салынган.

                              Таһир САБИРҖАНОВ


Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ