Логотип Магариф уку
Цитата:

Романтика эзләп БАМга

–  Кара әле, бүген «Яшьлек» радиостанциясеннән БАМ төзүчеләргә багышлап бер җыр бирделәр. Син  шул БАМ турында берәр нәрсә ишеткәнең юкмы? Кайда, нәрсә икән ул? – дип каршы ала аны дусты Мәсхүт көннәр...

–  Кара әле, бүген «Яшьлек» радиостанциясеннән БАМ төзүчеләргә багышлап бер җыр бирделәр. Син  шул БАМ турында берәр нәрсә ишеткәнең юкмы? Кайда, нәрсә икән ул? – дип каршы ала аны дусты Мәсхүт көннәрдән бер көнне.


Юк шул, тегеләй дә болай да төрләндереп карыйлар да соң... бер дә ишеткән, күргән нәрсәгә охшамый. Әллә автомобиль, әллә атом, Алла белсен. Ниндидер Комсомол яшьләр төзелеше булырга тиешлеген генә чамалыйлар. Көн туса, бер яңалык дигәндәй, икенче көнне тагын очраша егетләр. Бу юлы инде мәсьәләне кабыргасы белән куя Мәсхүт Шәмсетдинов: «Без, эштән киттек,  иртәгә-берсөкөнгә мин, Коля Подволодций, Фәрит Сәфәргалиев БАМга китәбез. Син дә безнең беләнме?»


Фотолар Рәшит Хәйруллинның шәхси архивыннан Фотолар Рәшит Хәйруллинның шәхси архивыннан

Китәргә икән китәргә. Ике уйлап торырга вакыт калмаган. Комсомол учетыннан төшәргә дип, райкомга йөгерә Рәшит Хайруллин. Ни гаҗәп, анда да белмиләр БАМның ни икәнен. Шулай да болар сөйләшкән арада кайтып кергән Беренче секретарь Камил Исхаков, ни булса шул дип, Себер һәм ЕракКөнчыгышныңудар төзелешләренә дигән комсомол путевкасы тутырып бирергә куша. БАМ ны тапмасак, берәр леспромхозга булса да урнашырбыз дип план кора егетләр. Менә шул китүдән, ягъни 1974 елның 12 апреленнән 1997 елның 1 маена кадәр Байкал-Амур магистраленең иң катлаулы участокларының берсе булган Северомуйский тоннеле (озынлыгы 15.3 километр) төзелеш отрядларында хезмәт куя Рәшит Хәйруллин.


image (3)kyoScan-9.19.2018-14.44.40-2Кем булып кына эшләргә туры килми егеткә. Балта остасы, проходчы, вулканизаторчы, урман кисүче, тау диспетчеры, тау мастеры, тәэминат җитәкчесе, комплектация бүлеге җитәкчесе, соңрак җитәкче вазифалары да йөкләнә. Бер үк вакытта Күперләр һәм тоннельләр буенча транспорт төзүчесе белгечлеге буенча Новосибирск тимер юл транспорты институтын тәмамлый. Җәмәгать эшләреннән дә тайчынып тормый. 1980-81 елларда 18нче тоннель отрядының комсомол оешмасы секретаре булса, соңрак партия оешмасын җитәкли. Фидакарь хезмәте югары бәяләнә. 1978 дә – «БАМ төзелеше өчен», Чернобльдә булып кайтканнан соң «Үлемгә дучар булганнарны коткарган өчен» медальләре, 1985 тә «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнә.

Моннан 44 ел элек иңнәренә биштәр асып, бәхет эзләп ерак юлга кузгалган калган өч егетнең язмышы ничек соң диярсез? Мәсхүт Шәмсетдинов, Николай Подволодций инде гүр ияләре икән, ә Фәрит Сәфәргалиев исә Улан-Удэда төпләнеп калган...



Ә инде яшьлек утравы булган БАМдагы хәлләрне әле булса сагынып, аеруча бер җылылык белән искә ала Рәшит Харис улы. Бар да бүгенгедәй күз алдында, 1976 елның кырык градуслы февраль төнендә унтыдан, бер кат телняшкадан урамга йөгереп чыккан килеш елгадан су ташып, аш-су палаткасындагы янгынны сүндерү дә; вертолет белән килгән казах яшьләрен каршылау да; 1981 елның кышында БАМ да оештырылган иң беренче дискотека да; көн саен эштән кайткач, 20 шәр метрлы агачны кисеп, палатка җылытулар да; февральдә гына була торган 56 градуслы суыкларда (ул якынча бер атналап дәвам итә) эшләп йөрүләр дә... Эштән соң да тик тору юк – урманкисеп, пилорамда такталар, бруслар ярып, китап кибете, ә инде 1977-78 елларда автомобиль юлы килгәннән соң тренажер залы төзүчеләр дә үзләре булды. Шулай булмый ни – романтика! Көч-куәт ташып, эшләргә атлыгып торган чаклары бит!image (1)


«Комсомол буларак җавап бирерсең...»


...Тоннельный бистәсенә килеп урнашуларына озак та үтми, боларның инде зур булмаса да урман кисүчеләр бригадасы оеша. Менә-менә урман кисүчеләр итеп җибәрәчәкләр. Ә Рәшиткә бригадир, син бармыйсың ди. «Нигә? Мин монда сезнең барыгызга караганда да беренче килдем. Табель номерым да 31нче, – дип аяк терәп каршы тора бу гаделсезлеккә Рәшит. Нигә ди торгач, дөреслек эзләп начальникка ук китә. «Син комсомолмы? –дип каршы ала аны җитәкче – Шулай булгач, Улан Удэдан 75 чакрымдагы Таловканың мехколонна базасында складларны төзеп бетерәсе бар. Бөтен җиһаз шунда кайтарылачак. Менә син шунда склад начальнигы, тәэминат начальнигы, кладовщик, база мөдире, коммендат булачаксың... Дөрес, кәгазьдә балта остасы булып исәпләнерсең... Комсомол буларак җавап та бирерсең...


WhatsApp Image 2018-09-21 at 09.50.10


Тайга уртасындагы «мәктәп»


– 1974 нең 29 апрелендә туп-туры комсомол съездыннан килә торган беренче номерлы поездны каршыладык. Барысы да матур итеп киенгәннәр. Иркутск, Амур һәм Чита өлкәсендә чыктылар, Улан Удэда беркем дә төшмәде. Чөнки анда комсомол төзелеше юк иде... Без инде перронда бик горур кыяфәт чыгарып йөрдек. Алар әле килеп кенә ята, без бит инде монда 10 көн буена БАМ төзибез...


Алай гынамы, көнчыгыш җиленең ватаны булган (секундына 20 метр тизлектә) Баргузин үзәнлегенең ни икәнен белергә дә өлгерә инде егетләр бу 10 көн эчендә.


– БАМ – зур мәктәп булды. Егетләр, кызлар бар да зур шәһәрләрдән килгән иде. Кызык, әмма 35 яшьлекләр безгә ул чагында карт кеше кебек тоела иде, – ди ул, үз алдына көлемсерәп.– Ни генә димәсеннәр, бамчыларга хас сыйфат әллә каян күренеп тора: алар беркайчан да борын күтәрмәде, безнең арада әлегәчә ниндидер күренми торган туганлык хисләре яши. Соңыннан Мәскәүдә тоннель-метро төзелеше генераль директоры булган Социалистик Хезмәт Герое Владимир Бисулов та безнең белән янәшә БАМда чыныгу алган шәхес. БАМ безне мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә, кеше белән эшләргә өйрәтте, – ди Рәшит әфәнде, ниндидер нәтиҗә ясарга теләп.image


...Тәкъдим көтмәгәндә була.


Кайчандыр бер институтта укыган, студентларның төзелеш отрядларында бергә эшләгән Ташкент егете Марат Рәхимов: «Метро төзергә туган ягыңа кайтасың киләме?» – дип сорап куя. Кайталар. Берсе «Казметрострой»ның җитәкчесе, икенчесе аның урынбасары булып. Казанга кайткач та «Фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы» медальләренә лаек була Рәшит Хәйруллин. Бүгенге көндә «Казметростой»АҖ нең ЖБИ заводында директор урынбасары буларак хезмәт куя бу фидакарь җан.DSC02392БЕЛЕШМӘ: Байкал-Амур магистраленең Бурятия Республикасындагы тимер юл тоннеле 2003 елның 5 декабрендә ачыла. Төньяк Муйск калкулыгын үтәли чыкканга, исеме шуннан алына. Ул Россиядәге иң озын тимер юл тонелле булып исәпләнә. Төзелеш туктап-туктап 26 ел дәвам итә. Әлеге тоннельнең эксплуатация срогын100 ел дип исәплиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ