Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия Конституциясе көненә багышлап

Борынгы бабаларыбыздан искиткеч матур илне мирас итеп алганбыз. Ватаныбыз тарихы мең еллар белән исәпләнә. Илебез территориясе Россиядә яшәүче барлык халыкларның тырышлыгы белән үзләштерелгән. Гасырла...

Борынгы бабаларыбыздан искиткеч матур илне мирас итеп алганбыз. Ватаныбыз тарихы мең еллар белән исәпләнә. Илебез территориясе Россиядә яшәүче барлык халыкларның тырышлыгы белән үзләштерелгән. Гасырлар буена бик күп буын кешеләре туган илебезне ныгытканнар һәм саклаганнар, аның куәтен һәм мәдәниятен үстергәннәр.

“Россия” дигән исем бик борынгыдан килә.Илебезнең икенче төрле исеме – “Россия Федерациясе”. Безнең дәүләт төзелешен илебезнең Төп законы – Конституция билгели.

12 декабрьдә Россия Россия Федерациясе Конституция се көнен билгеләп үтте. Бу бәйрәм Ватаныбыз язмышына битараф булмаган һәр гражданга якын. Мәктәбебезнең башлангыч  сыйныфларында үткәрелгән класс сәгатен дә нәкъ шушы мөһим бәйрәмгә багышладык.Укучыларыбыз  дәүләтнең Төп законы – Русия Конституциясе , анда язылган маддәләрнеләрне, Россия халкының шушы маддәләр нигезендә яшәвен белделәр, патриотизм  хисләре тәрбияләргә ярдәм итүче дәүләт символлары белән таныштылар.

Сыйныф сәгате уеннар, ребуслар чишү,  әйтемнәр һәм мәкальләр белән үрелеп барды. Укучылар үзләренең белемнәрен рәсемнәр һәм кул эшләре аша да  күрсәттеләр. Ахырдан сыйныф сәгатебез Россия Федерациясе гимны белән тәмамланды.
Гөлназ ХӘСӘНОВА,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта   мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ