Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә электрон паспортка күчәчәкләр

2021 елның декабреннән Россиядә электрон паспорт бирә башлаячаклар. Иң башта электрон паспортны мәскәүлеләр алачак.Мәскәү халкы электрон паспортларны 2021 елның 1 декабреннән рәсмиләштерә алачак. Калг...

2021 елның декабреннән Россиядә электрон паспорт бирә башлаячаклар. Иң башта электрон паспортны мәскәүлеләр алачак.
Мәскәү халкы электрон паспортларны 2021 елның 1 декабреннән рәсмиләштерә алачак. Калган төбәкләрнең бу вариантка күчүе  техник әзерлеккә  бәйле.  Ләкин 2023 елның 1 июленнән дә соңга калмыйча.  Бу хакта Минцифр тарафыннан норматив актлар проектлары порталында урнаштырылган РФ Президенты указы проектында әйтелә.
Документ нигезендә электрон паспорт хуҗасының шәхси һәм биометрик мәгълүматларын: ФИО, фотография, бармак эзләре, электрон имза, туу датасы, яшәү урыны буенча теркәлү, гаилә хәле һ.б. үз эченә алган банк форматындагы пластик картадан гыйбарәт булачак.
Электрон паспорт рәсмиләштергәннән соң элеккеге кәгазь паспорт гамәлдә түгел дип саналачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Чыганак: норматив актлар порталы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ