Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиянең йолдызлы «няня»сы авыр хәлдә

Cоңгы берничә көн дәвамында киң җәмәгатьчелекне иң популяр «няня» Анастасия Заворотнюк язмышы артыннан күзәтә. Артистта яман шеш тапканнар. Бүгенге көндә ул комада, дип хәбәр итә күпсанлы Интернет-чыг...

Cоңгы берничә көн дәвамында киң җәмәгатьчелекне иң популяр «няня» Анастасия Заворотнюк язмышы артыннан күзәтә. Артистта яман шеш тапканнар. Бүгенге көндә ул комада, дип хәбәр итә күпсанлы Интернет-чыганаклар. 
48 яшьлек Анастасия Заворотнюк тамашачыларга «Моя прекрасная няня» комедия сериалы аша таныш. Бүгенге көндә Анастасия  Мәскәү хастаханәләренең берсендә реанимация бүлегендә ята икән. Федераль телеканаллар хатын-кызның авыр хәлдә булуын хәбәр итә. Баш миендә яман шеш дигән диагнозны аңа Германия табиблары куйган, диелә.
Социаль челтәрләрдә, мәгълүмат чараларында «Якыннары Анастасиянең бакыйлыкка күчүенә әзерләнә», - дигән сүзләр йөри.
Исегезгә төшерәбез, яз көне Анастасия кабат әни булды. Аның кызы туды.
Фото:  instagram.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ