Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере»ндә Токиодагы кебек уңайлы мохит ясарга тәкъдим итте

Казанның «Салават күпере» микрорайонында эш урыннары, белем бирү учреждениеләре, ял үзәкләре булса, халыкның шәһәр үзәгенә бару ихтыяҗы тумаячак һәм ул «бөке»ләрдә утырмаячак. Токио шәһәре шул принцип...

Казанның «Салават күпере» микрорайонында эш урыннары, белем бирү учреждениеләре, ял үзәкләре булса, халыкның шәһәр үзәгенә бару ихтыяҗы тумаячак һәм ул «бөке»ләрдә утырмаячак. Токио шәһәре шул принцип белән төзелгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының 32нче сессиясендә шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.
«Әгәр без «Салават күпере»ндә эш урыннары, белем бирү һәм ял үзәкләре булдырсак, бөтенесенә дә үзәккә баруның кирәге калмаячак. Мисал өчен, Токио шәһәре шундый өлешләргә бүленгән. Бездә исә иртән бөтен халык үзәккә бара, аннары килгән юлдан өйләренә кайта», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуңа бәйле рәвештә, ТР Президенты «Салават күпере» микрорайонын яшәү өчен мөмкин кадәр уңайлы итү хакында уйларга кушты. Әгәр моны җайга сала алмасак, халык һәрвакыт «бөке»ләрдә иза чигәчәк һәм уңайсыз булачак. Шәһәр тормыш итү өчен уңайлы булырга тиеш», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Фото: tatar-inform.tatar

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ