Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачты

Казанда WorldSkills авылы ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.Республика башлыгы «Хәерле көн» дип татарча мөрәҗәгать итте. «Бе...


Казанда WorldSkills авылы ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Республика башлыгы «Хәерле көн» дип татарча мөрәҗәгать итте. «Безнең өчен бүген WorldSkills флагын күтәрү зур мәртәбә», - диде ул. Президент WorldSkills International җитәкчесе Саймон Бартлига шушы проект өчен рәхмәтен җиткерде.
«Ике көннән чемпионатны ачачакбыз. Күргәзмә үзәге, авыл әзер, без дә чемпионатка әзер. Без 63 илнең иң яхшы вәкилләрен сәламлибез. Уңышлы ярышлар сезгә! Безнең шәһәр, республика сезгә ошар дип уйлыйм. Киләчәктә элемтәләр өчен формаларын табарбыз. Без сезгә монда уңайлы булсын, сез ошатып китсен өчен барысын да эшләячәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген биредә WorldSkills флагы күтәреләчәк. Аннары чемпионатта катнашучы 63 ил делегациясен сурәтләгән 63 төп туя агачы утыртыла.

  • 22-27 августта Казанда 2019 елның WorldSkills  стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты узачак. Барлыгы 63 илдән 1300 дән артык конкурсант 56 компетенция буенча осталыкта сынашачак.


tatar-inform.ru фотосы


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ