Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Закиров һәм Люция Мусинаның улын беләсезме?

Таныш булыгыз –Айрат Рөстәм улы Закиров. Ул И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә белем ала. Үзен төрле спорт өлкәләрендә сынап карый: инде менә җиде ел дәвамында профессиональ футбол бел...

Таныш булыгыз –Айрат Рөстәм улы Закиров. Ул И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә белем ала. Үзен төрле спорт өлкәләрендә сынап карый: инде менә җиде ел дәвамында профессиональ футбол белән шөгыльләнә, шуңа өстәп йөзү түгәрәгенә йөри, өстәл теннисы һәм хоккей белән мавыга. Шулай да тормышында иң әһәмиятле шөгыль булып музыкаль инструментларда уйнау тора. Бигрәк тә ул фортепиано һәм саксофонда яратып уйный Айрат.
– Саксофонда уйнаучыларны беренче тапкыр телевизордан күреп алдым. Миңа бу үзенчәлекле һәм сирәк күренеш булып тоелды. Күңелдә кызыксыну хисе уянганны белгәч, беренче укытучым А. А.Калашников әлеге инструмент белән якынрак таныштырды. Ул өйрәнү өчен нәрсәдән башларга кирәк икәнлеген һәм саксофонга кагылышлы теория нигезләрен аңлатты.
– Репетицияләрегез ничек уза?
– Минем дәресләр озын ноталар өрдерүдән башлана. Иң элек гаммаларны, ә аннан үземнең классик программаны ятлыйм. Хәзерге укытучым Ю.Ю.Терехов миңа юнәлеш күрсәтә. Репетициягә көненә 4 сәгать багышлыйм. Ошаткан мелодияләрне тиз үзләштерә алуыма бик шатмын. Минемчә, бу миңа кызыксыну хисе зур булганга күрә җиңел бирелә.
– Нинди программаларны яратып башкарасың?
–  П. А. Женинның «Венеция карнавалы».
–Әтиең Рөстәм Закиров белән әниең Люция Мусина – танылган җырчылар. Киләчәктә үзеңне алар кебек җырчы итеп күрәсеңме?
– Унсигез яшемә җитеп, әлегә бу хакта уйланганым булмады. Бәлки вакыт җитеп сәхнә мине үзенә җырчы буларак тартыр. Тик әлегә күңелемә яткан музыкаль инструментта – саксофонда уйнавым белән бәхетлемен.
– Татар эстрадасы җырчылары арасыннан кемнәрне яратып тыңлыйсың?
– Мин республиканың атказанган артистын Фирдүс Тямаевны әйтер идем. Аның һәр чыгышы күңеләрне күтәрә, биисе килә башлый. Чөнки аның үзеннән энергия ташып тора. Мин аның белән шәхси таныш булганга күрә, аны тормышта да әйбәт кеше икәнен әйтә алам.
– Кумирларың арасыннан кемне әйтә аласың?
– Минем эш өлкәсеннән түгел ул. Канадада хоккей уенчысы – Коннор Макдэвид.
– Үзеңнең зур сәхнәләрдә чыгыш ясаганың бармы?
– Әйе. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филормониясе, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы, УНИКС концертлар залында уйнарга туры килде. 14 декабрь Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында Болгар Радиосы премиясен тапшыру чарасы узачак, шунда җырчы Рифат Зарипов белән чыгыш ясыйбыз.

Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ