Рухи хәзинәбезне саклаучы галим

Татарстан Фәннәр академиясенең Кече залында әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов ис.  Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш гыйльми хезмәткәре Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗановка 80 яшь тулу уңаеннан, «Төрки татар язма мирасы: саклау һәм өйрәнү мәсьәләләре» дигән темага фәнни – гамәли семинар узды. Семинар башланыр алдыннан, олуг галимне Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Мәгъзүм Сәлахов  гомер бәйрәме белән кайнар котлады. Хезмәт юлын кыскача бәян иткәннән соң,  юбилярга нык саулык, уңышлар теләде һәм ТР Фәннәр академиясенең «Фән өлкәсендәге казанышлары өчен» көмеш медале белән бүләкләде. Дәүләт бүләгенең тиз көннәрдә кайтып җитәсен һәм тапшырыласын белдерде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова галимнең фән өлкәсендәге эшчәнлегенең гаять киң колачлы булуын, дистәләрчә шәкертләренең аның эзеннән юл алуын сөйләде, Марсель Ибраһим улына алдагы тормышында тазалык, иҗат уңышлары теләде.

Марсель Әхмәтҗанов фәнни җәмәгатьчелеккә, барыннан да элек, әдәбиятчы-текстолог һәм археограф сыйфатында танылды. Әлеге фән дөньясына килеп кергәнче үк, ул татар язма мирасын, мең бәла белән безнең заманга килеп ирешкән әдәбият һәм тел ядкәрләрен эзләп табу белән шөгыльләнә башлаган була. Казан университетын тәмамлап йөргәндә, ул үз кулында туплап өлгергән йөздән артык кулъязма китапны Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәгә бүләк итә. Ул дүрт дитсә ел эчендә 7000дән артык татар авылын йөреп чыкты.  Институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә иң бай коллекция аның тырышлыгы белән  җыйналган.

Чит илләрдән килгән кунаклар — Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясенең Мөхәммәд Фөзули ис. Кулъязмалар институты директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Паша Алиоглы Керимов, Низами Ганҗәви ис. Әдәбият институты фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Исмихан Мөхәммәд улы Османлы, Үзбәкстан Фәннәр академиясе каршындагы Үзбәкстанның өр-яңа тарихы буенча координацион – методик Үзәк мөдире, тарих фәннәре кандидаты Бабур Бомурадович Әминов, Россия Фәннәр академиясе Дагыстан фәнни үзәге Тарих, археология һәм этнография институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Шамил Шихалиевич Шихалиев Марсель Әхмәтҗановны дөньякүләм танылу алган,  күпкырлы фәнни тикшеренүче итеп таныткан, татар халкының рухи хәзинәсен саклап калуга күп көч куйган галим булуын билгеләп үттеләр. Тарих фәннәр кандидаты, язучы Фәүзия Бәйрәмова галимнең куйган  хезмәтен кайчандыр милләт күген күтәреп торган Шиһап Мәрҗани, Риза Фәхретдиннәрнең гыйлеме белән чагыштырды.

Әдәби мирас һәм кулъязма  китап, татар шәҗәрәләре һәм кабер ташларындагы язулар, дастаннар, авыллар тарихы һәм татар мәгърифәтчеләре эшчәнлеге. Гыйльми фикер йөртү объектлары буларак, болар татар гуманитар һәм иҗтимагый фәннәрнең төрле тармакларына карый. Тикшеренүчеләре исә йә әдәбият тарихчысы, йә тел галиме, йә фольклорчы, этнограф, тарихчы, археограф, текстолог  сыйфатында эш итәргә тиеш була. Аерым бер галимнәрнең  эшчәнлегендә мондый хезмәт бүленеше булмыйча, һәрберсен колачлый алырлык белемне буйсындырган, халык өчен армый хезмәт иткәннәре дә бар. Марсель ага  Әхмәтҗанов – әнә шундый күпкырлы гыйлем әһелләреннән.

                                                                                    Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий