Логотип Магариф уку
Цитата:

Рушан Шәмсетдинов күргәзмәсен күрергә кирәк!

Казандагы Каюм Насыйри музеенда халык рәссамы Рушан Шәмсетдиновның шәхси күргәзмәсе эшләп килә. Бу шәхесне күпләребез рәссам-бизәүче, график, дизайнер, нәкышче, фотораф буларак белә. Быел ул Габдулла...

Казандагы Каюм Насыйри музеенда халык рәссамы Рушан Шәмсетдиновның шәхси күргәзмәсе эшләп килә. Бу шәхесне күпләребез рәссам-бизәүче, график, дизайнер, нәкышче, фотораф буларак белә. Быел ул Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дә  тәкъдим ителде.

Музейда оештырылган күргәзмә исә иҗат әһеленең еллар дәвамында башкарган эшен өлешчә булса да күзалларга ярдәм итә. Казан метросының Габдулла Тукай станциясе тукталышы рәссамның ачык мохиттагы күргәзмәсе дияр идем.  Аның эчке бизәлешендә Рушан Шәмсетдиновның да  өлеше бар,  ул музейдагы фотокүчермәдә дә чагылыш таба.

Казан егете Рушан яшьтән рәсем сәнгатенә тартыла, шуңа да мәктәпне тәмамлагач,  башкалабыздагы сәнгать училищесына укырга керә, анда рәссам-педагог һөнәрен үзләштерә. Соңрак мәктәптә укытучы, газета-журнал редакцияләрендә, китап нәшриятында рәссам-бизәүче һәм бизәүче-мөхәррир булып эшли. Аның тылсымлы кулы  Идегәй, Кыйссаи Йосыф, Дөнья  халыклары әкиятләре басмаларына,  Тукай һәм аның иҗатына багышланган дистәләгән китапларга иллюстрацияләр эшләп, матур образлар тудыра. Бу күргәзмәдә дә Тукай исеме белән бәйле китапларның кайберләре белән танышырга мөмкин.

Сәнгать сөючеләр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рушан Шәмсетдинов иҗаты белән төрле күргәзмәләр аша да танышлар. Шуңа да аның иҗат җимешләрен хәтта чит ил музейлары  соратып ала.  Рәссамның рәсемнәрендә, картиналарында  Болгар һәм татар халкының бай тарихы: Казан һәм Алтын Урда  ханнары, татарның  батыр уллары, борынгы Казан, аның мәчетләре, дини бәйрәмнәре тасвирлана. Аларга карасаң, үзеңне шул чордагы бер мосафир итеп хис итәсең.

Каюм Насыйри яшәгән бу йортка татар халкының кечкенә бер тарихы кереп сыйган. Шуңа да мәктәп укучыларында кызыксыну аеруча зур. Бу юлы балалар моннан 200 ел чамасы элек яшәгән танылган мәгърифәтче галим, әдип һәм дә рәсем ясарга яраткан Каюм бабайлары  хакында күп нәрсә белделәр. Аның тормыш юлы, эшчәнлеге күпләребез өчен гыйбрәттер. Хәзер Казан үзәгендәге бер урам Насыйри исемен йөртә.  Быел 75 яшьлеген билгеләп үтүче халык рәссамы Рушан Галәветдин улы шул урамдагы 1857 елда нигез салынган ике катлы йортта дөньяга аваз сала, шунда үсә, яши... Тарих җепләре берсе белән икенчесе  үрелеп бара.

 
 Балаларның  карашлары Рушан абыйлары ясаган музейның түренә эленгән картинага төште. «Берсен таныйм – ул  Тукай, ә икенчесен –  баланы белмим», – ди бер кыз бала уңайсызланып.

– Бу картинада яшь Тукай –  Габдулла тасвирланган, – дип аңлатты аларга экскурсия кылдыручы апалары.  – Аны иҗат итүче рәссам Рушан абыегыз Шәмсетдинов була...
Рәссам Рушан абый бөтен гомерен  татар халкының тарихын кәгазьгә, полотнага төшереп киләсе буыннарга илтүчедер. Аның картиналарында, рәсемнәрендә тарих сулышы бөркелеп тора...
                                         Альберт САБИР

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ