Логотип Магариф уку
Цитата:

Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары билгеле

Ундүртенче ел рәттән үткәрелә торган әлеге халыкара чарада килгән әдәбият сөючеләр көндез шагыйрә истәлегенә куелган һәйкәл янында аны искә алды, аның хөрмәтенә чәчәкләр куйды.Аннары Әлмәт театры бина...

Ундүртенче ел рәттән үткәрелә торган әлеге халыкара чарада килгән әдәбият сөючеләр көндез шагыйрә истәлегенә куелган һәйкәл янында аны искә алды, аның хөрмәтенә чәчәкләр куйды.
Аннары Әлмәт театры бинасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатларын котлау тантанасы узды. Быелгы лауреатлары: Фәүзия Галиуллина (Казан), Тәүфик Кәримов (Нурсолтан, Казахстан), Рәмзия Габделхаковага (Лениногорск) премияне Рөстәм Мөхәммәдиев тапшырды.
Кызыксындыру премияләренә Алабугадан Лира Ибраһимова, Казаннан Александр Аввакумов, Сарман районы Җәлил бистәсеннән Рухия Ахунҗанова лаек булды.

Ә мәшһүр шагыйрә исемендәге стипендиягә түбәндәге студентлар лаек булды:
1. Рәфидә Галимҗанова (Саба, Явлаштау);
2. Зәйнәп Шаһвәлиева (Казан);
3. Салават Кадыйров (Кама Тамагы, Олы Мәрәтхуҗа);
4. Заринә Хуҗина (Әгерҗе, Исәнбай);
5. Дарья Чуракова (Казан).
6. Люзия Хәбибуллина (Түбән Кама);
7. Камил Ибраһимов (Актаныш);
8. Ирина Крутова (Әлмәт);
9. Никита Хәлиуллин (Фирганә, Үзбәкстан);
10. Илсөяр Маликова (Актаныш).
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ