Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәләтеңне югалтма, «Сәләт»!

Кичә «Сәләт» йортында әлеге берләшмәнең оештырылуына 25 ел тулу уңаеннан, «Сәләт»нең активистларын, партнерларын, проектларның авторларын һәм оештыручыларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Чара кысалары...

Кичә «Сәләт» йортында әлеге берләшмәнең оештырылуына 25 ел тулу уңаеннан, «Сәләт»нең активистларын, партнерларын, проектларның авторларын һәм оештыручыларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Чара кысаларында җәйге чорны ничек итеп оешкан төстә үткәрү турында да төпле сөйләшү булды. «Сәләт»нең иң сәләтле көчләрен бүләкләү тантанасына килгән Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина һ.б. тиз арада яшьлек йортының сөйкемле сөягенә әйләнде. Бүләкләү тантанасы алдыннан яшьләр эшләре министры үзенең җылы эчтәлекле ихлас ниятләрен дә белдерде.
— Бүген «Сәләт» бөтен республикадан, бөтен Россия төбәкләреннән тупланган меңнәрчә яшьләр өчен җитди мөмкинлекләр, иҗат мәйданы булып тора,- диде Дамир Фәттахов.- 25 еллык тарихы дәвамында «Сәләт»  сәләтле балалар, талантлы педагоглар туплап, җәмгыятьне сәламәтләндерүнең тулы бер технологиясенә әверелде.
1994 елдан бирле «Сәләт» берләшмәсе сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрнең рухи куәтен үстерүгә юнәлгән дистәләрчә проектлар һәм программаларны тормышка ашыра килә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте ярдәмендә быел ул 23 җәйге профильле смена үткәрергә җыена. Җәйге сәламәтләндерү кампанияләреннән тыш, «Сәләт» берләшмәсе тарафыннан Татарстандагы һәм Россия төбәкләрендәге укучылар, студентлар һәм эшче яшьләр өчен ел саен 50 дән артык проект тормышка ашырыла. Февраль аенда «Сәләт» берләшмәсе үзенең 25 нче туган көнен билгеләп үтте. Узган чирек гасырда 65 бала өчен оештырылган бер җәйге лагерь 18 000 бала һәм үсмер узган тулы комплекслы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әверелде. Проектлар нәтиҗәсендә еллык катнашучылар саны 23 000 гә дә җитә.
«Сәләт»кә алдагы эшендә уңышлар телибез!
Фото: selet.biz

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ